Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03762-4
Скачать книгу
күтәрелгән Ватан улларына карата шәфкатьне белми. Моннан өч йөз ел элек инквизиция салкын кан белән Джордано Бруноны ничек утта яндырса, Екатерина II әмере белән мәйданда моннан ике йөз ел элек бүкән өстендә Пугачёв ничек туракланган булса, фашистлар нәкъ шундый ук салкын кан белән Муса Җәлилне, Ю. Фучикны үтерделәр. Чилидагы фашистик хунта әле ике-өч ай элек кенә Чилиның бөек улы Сальвадор Альендены үтерде, үз Ватанындагы фаҗигане патриот-шагыйрь Пабло Неруда күтәрә алмады, һәлак булды.

      Җирдә көрәш, сыйнфый көрәш бара. Бу көрәш корбаннар сорый. Шагыйрьнең исә бер генә минутка да моны онытырга хакы юк. «Шагыйрь» әнә шулай моннан 200–300–900 ел элеккеге вакыйгаларны тасвирласа да, аларны бүгенге көн белән бәйли, ерактагы вакыйгалар белән бүгенге арасына күпер сала…

      V

      «Карурман» – катлаулы мәсьәләләрне күтәргән җитди китап. Автор анда бүгенге көн шагыйренең урынын билгеләргә омтыла. Аның бу турыда уйлануларыннан бер нәрсә аңлашыла: бүгенге шагыйрь пассив хисләр колы гына булып кала алмый. Шагыйрьнең урыны җирдә гаделлек өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында. Бу сызыкны аңа Байроннар, Петёфилар, Пушкиннар, Тукайлар, Ш. Фидаилар, Җәлилләр күрсәткән. Гуманист шагыйрьләр элек-электән яхшылык белән явызлыкның иң нык бәрелешкән, кисешкән нокталарында булганнар, шул ноктадан торып көрәшкәннәр, шунда җиңгәннәр яки һәлак булганнар. И. Юзеев, әнә шул хакыйкатьне бик тирәннән аңлагач кына, кулына каләм алып, бу китабын әзерли башлаган.

      Китап кадәр китап булгач, ул инде гел энҗе-якутлардан гына тормыйдыр. Шундый зур темалар күтәрелгән, җитди фәлсәфи фикерләрдән торган «Карурман» җыентыгына, шагыйрьнең башка характердагырак китапларына керергә тиеш булып, монда адашып кына килеп эләккән әсәрләр дә очрый. Аларның күтәргән мәсьәләләре алда телгә алынган зур мәсьәләләрдән күпкә түбән. «Яшьлек дустыма», «Көнләшү», «Зоопарк бухгалтеры исәбе» һ. б. дип тезеп китәргә исәп юк түгел иде – әлеге өч шигырьдән башкалары барысы да бер-берсен тулыландыра торган сәнгать әсәрләре икән.

      Шагыйрьләргә киңәш бирүе, аларны тәнкыйть итүе – авыр нәрсә. Илдар Юзеев кебек поэзиягә ихлас күңелдән бирелгән тыйнак шагыйрьнең иҗаты турында сүз йөртүе тагы да авыррак. Дөресен генә әйткәндә, И. Юзеевның язмышыннан көнләшерлек: менә егерме еллар буе инде ул җыр, шигырь сөюче эшче, колхозчы, студент яшьләрнең яраткан шагыйре булып килә.

Социалистик Татарстан. – 1974. – 3 февраль

      Язучының иҗат активлыгы16

      I

      Соңгы бер-ике ел эчендә иҗат эше буенча куелган докладларда, язылган мәкаләләрдә «Татарстан Язучылар союзында йөз кырыклап союз члены бар» дигән җөмлә еш очрый. Бу җөмлә хәзер ниндидер бер күрсәткечкә, әдәбиятта ирешелгән дәрәҗәләрнең бер параметрына әйләнде сыман.

      Бездә хәзер язучыларның зур отряды барлыкка килде. Бу отряд үзенең белеме, теоретик әзерлеге, гомумән, сыйфаты ягыннан бик нык үзгәрде. Хәзер яшь язучыларны әдәбиятка тарту, аларга ярдәм итүнең күптөрле формалары ачылды, авылларда, район үзәкләрендә, культура сарайлары каршында күпсанлы әдәби берләшмәләр барлыкка килде. Язучылар союзы членнарының саны, һичшиксез,


<p>16</p>

Мәкалә Татарстан язучыларының ачылачак VIII съездына багышлап язылган. – Г. Х.