Монысы инде бераз читкә китү булды.
«Кыргыз хикәяләре»нең эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, әлбәттә, төрле күләмдә, төрле үлчәүдә. Ләкин бу хикәяләрнең, димәк, авторларның да, барысы өчен дә уртак бер сыйфат бар: ул – бүгенге кеше тормышына битараф булмау. Битарафлык – әдәбиятчы өчен иң зарарлы авыру. Хәер, аны авыру дип әйтү бу очракта дөреслеккә туры килмәс тә: битараф кеше сәнгатькяр була алмый. Бу – аксиома.
Җыентыкны берләштерә торган уртак сыйфатларның тагын берсе – табигать һәм кеше мәсьәләсе. Кыргыз прозасының бүгенге яшьләр буынын бик борчый икән бу мәсьәлә. Табигать һәм кеше дигәннән, монда кыргыз язучылары урамга агач утырту һәм коелар казу мәсьәләсен күтәрәләр икән дип уйланмасын. Аларда, ихтимал, агач утырту, җирне яшелләндерү мәсьәләсен күтәрүнең ихтыяҗы да юктыр әле. Бу язучыларның күп кенә әсәрләрендә кешенең тереклек дөньясына мөнәсәбәте мәсьәләсе фәлсәфи планда куела. Тургеневтан, Чеховтан Тукайгача, Ибраһимовкача, Такташкача килеп җиткән зур фәлсәфә ул. Табигать – бердәм организм, һәм кеше бөтен тулылыгы белән әнә шул бердәм организмның төрле тармакларына мөнәсәбәттә күрсәтелсә генә тулы ачыла. Камбаралы Бобуловның җыентыкка кергән «Иркенбәк» дигән хикәясе, мәсәлән, шуның бер мисалы. Әнисез калган Иркенбәк исемле малай һәм Куҗамкол ата тарафыннан йоклап яткан җиреннән шап иттереп эләктереп алынган тау кәҗәсенең баласы. Ике язмыш. Беренчесенә йортка үги ана килеп керү яный; икенчесенә…
«– Әйе, әйе, улым, суярбыз, – диде Куҗамкол».
Хикәя әнә шул вак мәсьәләләргә генә корылган. Куҗамкол яшь хатын – үги ана алып кайтырга тиеш һәм кәҗә бәтиен суярга тиеш. Малайга башта моның беренчесе явызлык, икенчесе әйбәт эш булып тоела. Ләкин алга таба хикәя тирән фәлсәфи әсәргә әйләнә, үсә. Чөнки «Киек бәтие яшь каплаган күзләре белән тилмереп, аңар ялварып карый:
– Бә-ә-ә…
– Әни-и-и! – дип, Иркенбәк тә кычкырып җибәрде һәм, йөгереп чыгып, ишегалдындагы тирәкнең кәүсәсенә сөялеп торып, озак кына елады. «Бә-ә-ә» диюе «әни» дип әйтүе… Ул мескен дә минем шикелле әнисен сагына икән…»
Һәм бераздан:
«– Икебез дә бичара ятимнәр бит!.. Әниеңне сагынасыңмы? Мин дә сагындым. Бик сагындым үзен… Тау итәгенә илтеп үзеңне җибәрсәм, әниеңне эзләп табарсың микән?..»
Хикәянең финалында зур борылыш: малай кәҗә бәтиен тау итәгенә җибәрә. «Бар әйдә, хуш инде, дус! Мине онытма, яме?» Шул ук вакытта ул әтисенең үги ана алып кайтуына да ризалык бирә: «Әтисе, учак астына өелгән кизәк төбенә өрә-өрә мышнап, ут элдерә алмыйча азапланып ята иде. Бит-башы көл, корым булган, үзе кызганыч иде.
– Әй! – диде Иркенбәк…
– Нәрсә?
Гаепле кеше сыман кызарып, Иркенбәк түбән карады:
– Мин каршы түгел…»
«Иркенбәк» – матур, мәгънәле хикәя. Әлбәттә, автор аны бераз кысанрак итеп эшләсә дә булыр иде. Кысан дигәннән, бу китапка кергән