Әйбәт илчелек килгән безгә ерак Кыргызстаннан…
Тик бер хәреф
1967 елда «Художественная литература» нәшрияты тарафыннан рус совет шагыйре С. А. Есенин әсәрләренең 3 нче томы чыгарылды. Бу томга шагыйрьнең поэмалары, шул исәптән «Кара кеше» поэмасы да кертелгән. Есенин иҗатын яратучылар, аның поэтик сүзенә гашыйклар шактый бездә. Есенин илен, җирен, үз иленең күген, крестьянын, ат-сыерларын, каеннарын җырлаган, шуларга гашыйк булган. Әнә шуңа күрә Сергей Есенин ул рус шагыйре генә түгел, татарныкы да, мариныкы да, чувашныкы да. Талантлы әдипләр һәрвакыт уртак булалар…
Ләкин сүз ул турыда, мәгълүм хакыйкать турында бармый әле. Сүз иң гади бер хәреф хатасы турында. Есенин иҗатын яратып укучылар «Кара кеше» поэмасындагы бер хәрефнең алыштырылганлыгын тотып алганнар. Есенинның кулъязмасында «ч» белән «г» хәрефләренең график сызмасы бертөсле үк икән. Менә шул «Кара кеше» поэмасында мондый юллар бар:
Голова моя машет ушами,
Как крыльями птица.
Ей на шее ноги
Маячить больше невмочь.
1926 елда ук «ночи» (күплек санда, баш килешендә) сүзен кемдер «ноги» дип укыган да типографиягә җибәргән, һәм шуннан бирле поэтик строфа әнә шундый мәгънәсез бер кисәкчәгә әйләнгән дә калган һәм җыентыкларга кереп йөргән. Имеш, аякның муены була! «Ей на шее ноги!» Ләкин аз гына игътибар кирәк икән. Шундагы бер хәрефне «ч» итеп укысаң, шигырь строфасының укылышында менә дигән аллитератив бер яңгыраш табыла икән! Кемдер заманында бу ялгышлыкны тоткан һәм типографиягә җибәреләсе экземплярда төзәткән. Әмма төзәтүгә игътибар итмәгәннәр. Бу мәсьәләне 1971 елда «Литературная газета»да В. Вдовин күтәреп чыкты. Аңарчы бу хатага язучы С. Злобин игътибар иткән икән. «Аякның муены буламыни?» дип рәнҗеп язган ул шагыйрьнең сеңлесе Александра Александровнага. Бер хәреф хатасы белән әнә шундый күренекле кешеләр кызыксынганнар, битараф калмаганнар.
Безнең дә Тукаебыз бар, безнең дә Тукай әсәрләре, ел саен ук булмаса да, бик еш басылып торалар. Хәер, ел саен ук дип тә була. Мәктәп дәреслекләрен ел саен чыгарабыз бит, Тукай әсәрләре кермәгән әдәбият-хрестоматияләрне табу кыен.
Гадәт буенча, дәреслекләргә Тукай шигырьләрен дүрттомлыктан алалар. Инде соңгы елларда «Бер татар шагыйренең сүзләре»н дөрес укуга ирештек, «Күкрәк биреп» дигәнне шагыйрьчә дөресләдек, «күкрәк киереп» дип алдык. М. Гафуриның «Кызыл байрак» шигырен дә Гафурича бирә башладык. Ләкин беренче чыганаклардагы текстлар белән бүгенге Тукай китапларындагы текстлар арасында аерымлыклар әледән-әле очрап торалар. Менә мәшһүр «Сайфия» шигырен генә алыйк:
Килсә байның ач халыкны күзгә-күз