«Туган җир һәм бала» исемле шигырьдә исә зур сынауда сынаткан шәхеснең фаҗигасе гротеск дәрәҗәсенә җиткерелгән. Жанр ягыннан аны, ихтимал, баллада дип атап та булыр иде. Диалог формасында булуы белән исә ул Гётеның мәшһүр «Урман патшасы» дигән балладасын хәтерләтә. Сугышта сынаткан, илен саткан егет үзенең әнисе янына кайта. Аны туган өе дә, әнисе дә, чишмә дә, хәтта зират та кабул итми. Чөнки:
Күңелләр, капкалар, зиратлар бикләнгән.
И. Юзеевның бу шигырен тетрәнмичә уку мөмкин түгел. «Авылым легендасы» да шундый ук эмоциональ потенциягә корылган. Ләкин монда инде – якты образ, легендар Кәрам образы. Арттырып әйтү булмасын, сугышта һәлак булган халык улының кеше хәтерендә шулай легенда булып яшәве, шул авыл кешеләренең күңел түреннән чыкмавы турында шундый поэтик көч, осталык белән язылган башка шигырь тагын кемдә генә бар икән?
III
«Карурман»да әледән-әле шагыйрь образы күренә. Сыкранучы шагыйрьләр, көрәшче шагыйрьләр, явызлар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән шагыйрьләр… Шагыйрьләр фаҗигасе – ил фаҗигасе, халык фаҗигасе. Без XVI гасыр татар шагыйре Мөхәммәдьярны аз беләбез. Аның биографиясеннән бер генә җөмлә безгә мәгълүм: шагыйрь хан каберендә сакчы булган. Иҗатын да аз беләбез. Ә бит Мөхәммәдьяр үз заманының үгет-нәсыйхәтчесе, яхшы күңелле бер вәгазьчесе, гуманист шагыйрь булган. Ул – заман улы, заман көзгесе. Әнә шул кешенең бөтен эчке дөньясы, дөньяга карашы И. Юзеев тарафыннан кеп-кечкенә бер шигырьдә күз алдына бастырылган. Безнең каршыда Мөхәммәдьяр – йөрәгенә кара кан булып заман авырлыгы укмашкан акыл иясе, философ.
Чәчәннәрнең хәлен сора чәчәннән,
Хак сүз әйтеп күпме гомер яшәлгән…
Язмышымны бер чәчән дә күрмәсен,
Каберлектә саклыйм ханның төрбәсен.
И. Юзеев иҗатында шагыйрь – һәрвакытта да гаделлек сакчысы, гуманистик идеаллар өчен актив көрәшче. Ул дөнья ваклыкларыннан, үз рәхәтен кайгыртулардан ерак тора, чөнки аның «ир булып утка керәсе, ир булып үләсе бар». Кыскасы, И. Юзеевның иҗатында шактый еш очрый торган шагыйрь образы бу китапта сафлык, пакьлек символы дәрәҗәсенә җиткерелгән.
Шагыйрьләр нигә картаймый?
Дөнья уе – башында.
Асыл кошлар затыннан ул,
Сандугачлар яшендә.
Шуның өстенә аның шагыйре – актив, оештыручы көч. Аңа бик күп бурычлар йөкләнгән. Аның «Болай да кыска гомерне мәгънәле итәсе бар», «үксезләрнең күзләреннән яшьләрен сөртәсе… дошман йөрәген тишәрлек хәнҗәр – сүз сайлыйсы бар».
IV
Тарихилык – матур әдәбиятның нигез ташларыннан берсе. Тарихилык – вакыйгаларны тасвирлаганда аларны башка күренешләр белән бәйлелектә, конкретлыкта тасвирлауның диалектик принцибы. «Карурман»га керәбез: андагы төп әсәрләрнең берсе булган «Таш диварлар авазы» циклы безне катлаулы тарихи вакыйгаларга алып китә. Монда болгар чәчәненең язмышы: ханнар данын җырлаудан баш тарткан өчен аның кулларына богау салып,