…Астапово станциясе амбулаториясенең өлкән врачы Л. И. Стоковский авыру Толстой янына кергәч карточка тутыра. Ул карточкада мондый мәгълүматлар:
«Фамилиясе, исеме, атасының исеме – Толстой Лев Николаевич.
Яше – 82 дә.
Авыруы – үпкә шешү.
Карточканы тутырган көн – 1910 ел, 31 октябрь.
Хезмәте – …»
Шул урында врач Стоковский аптырап кала, Толстойга сораулы караш ташлый, хәлсез Толстой елмая һәм әйтә:
– Барыбер түгелмени? Языгыз – «Уникенче поезд пассажиры». Бу дөньяда без барыбыз да пассажирлар. Аерма шунда гына – берәүләр үзләренең поездларына керәләр, ә икенчеләр, минем кебекләр, чыгып баралар»36.
«Уникенче поезд пассажиры»ның йортыннан чыгып китеп читтә үлүенең сәбәбе турында чиркәү төрле легендалар тудыра. Имеш, семья мәсьәләсе, имеш, теге, бу… Әмма музейда Толстойның үз сүзләре язылган бер стенд бар. «Әйләнә-тирәмдәге бөтен кешенең мохтаҗлыгы чолганышында тормышым гөнаһларының бөтен авырлыгын минем кебек аңлаучыга һәм акылсыз җинаятьчел зиннәт эчендә, җинаятьчел шартларда яшәвен дәвам итүчегә, минем хәлем чыдый алмаслыкка әверелде».
Әйе, бөтен Россия халкының аңын дер селкетеп, моннан алтмыш сигез ел элек Толстой дөньядан китте.
«Лев Толстой үлде, – дип язды В. И. Ленин. – Художник буларак аның бөтен дөнья күләмендәге әһәмияте, фикерче һәм вәгазьче буларак аның бөтен дөньяда билгеле булуы, боларның һәр икесе рус революциясенең бөтен дөнья күләмендәге әһәмиятен үзенчә чагылдыра».
«Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән әсәрендә Тукай аны «бөтен җаннарның җаны вә бөтен инсаннар вөҗданы кадерле вә бәһале Толстой» дип атады.
Элеккеге Астапово вокзалының фасадында һәрвакыт алты сәгать биш минутны күрсәтә торган иске сәгать бар. Ул сәгатьне 1910 елның 7 ноябрендә туктатканнар. Шундый ук сәгать вокзал эчендә дә бар. Бу залда авыру, хәлсез Толстой үзен квартирага урнаштырганчы эскәмиядә утырып торган. Алты сәгать биш минут – уникенче поезд пассажирының мәңгелеккә сикереш ясаган вакыт чиге…
«Исәнме, туганкай! Язуы бик кыен!»
I
Егерменче елларда яшь совет язучыларын туплаган бер әдәби оешма әгъзаларының пароле әнә шулай булган. «Язуы бик кыен…» Бу берләшмәгә сугышны, тормыш баскычларын узып, дөньяның ачысын-төчесен татыган Вс. Иванов килеп керә. Һәм яза башлый, әсәрләре белән бер кат танышкач, М. Горький аңа хат аша болай ди: «Сез әгәр үзегез турында: «Мин, Вс. Иванов, фактларны, сүзләрне (соңгыларын бигрәк тә) бик артык кулланып язам. Бу минем дөньяны күп күрүемнән, тәэсирләргә бай �