Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03762-4
Скачать книгу
хезмәт куясың, көч түгәсең! Гариф Ахуновка илле яшь тула дигән хәбәрне ишеткәч, мин шулар турында уйландым. Болай уйланырга сәбәпләр бар иде.

      Без аның белән бер төбәктә туып үстек, авылларыбызның арасында йә күк чәчәкле җитен басуы, йә җилдә бөтерелеп утырган бодай басуы гына иде. Безнең авылдан чыгып басу түбәсендә тәгәрәшеп дулкынланган иген кырын кичсәң, Гарифлар авылы – безнең өчен кечкенәлеге белән мәңгелек сер булып калган алты өйле генә Өчиле авылы күренә иде. Шуның өстенә безнең авылда без бала вакытта ук «Өчиле Ахун» дигән кеше турында сөйлиләр иде, чөнки Өчиле Ахун безнең авыл кызы Бибинур апаның кияве булган икән. Мин авылга кайткан саен, авылдашлар миннән Бибинур апа малае Гарифҗанның хәлен сорашалар, аңа сәлам әйтәләр. Шуларның барысы өстенә язмыш безнең әле тормыш сукмакларыбызны да кушты: 1946–1947 елларда Гариф белән без, бер бүлмәдә яшәп, Арча педучилищесында укыдык, иң соңгы имтиханны тоткан илле укучыдан чыгарылыш кичәсендә тапшырылган тугыз аттестатның берсе Гарифта, берсе миндә, берсе Яхъя Халитовта иде. Укуны җиңеп чыккан, аттестат алган аз санлы җиңүчеләр арасында Гариф Ахуновның аттестаты аеруча кадерле булгандыр дип уйлыйм. Чөнки аның тормыш шартлары безнекеннән дә авыр иде. Авыр вакыт иде, берәүләр, шул авырлыкка чыдый алмыйча, укуларын ташладылар, икенчеләр, укытучының йөрәген бозып, журнал битләренә начар билгеләр тездерделәр. Төшенкелеккә бирелүчеләр булды. Әмма Ахуновның борын салындырып йөргән, зарланган чагын күрмәдек. Аның белән сөйләшкәндә, аралашканда, тамак ачлыгы да, авырлык та онытыла иде, аның тирәсендә тормыш кайный иде. Чөнки Гариф тик торуны, бушка вакыт уздыруны белмәде. Ул гел хәрәкәттә, гел шау-шу эчендә иде, күңел төшенкелегенә бирелергә аның вакыты калмый иде. Ул вакытта кемнең кем буласын шайтан белгәнме! Гариф әдәбиятны ярата, ул фәннән гел «бишле» ала, анысы безгә мәгълүм иде. Усал, җор телле Яхъя Халитов белән дус иде. Алар әдәби темаларга бәхәсләшкәндә, тулай торакның начар ягылган салкын бүлмәләре җылынып киткәндәй, карточкага алган биш йөз грамм ипи бер килога әйләнгәндәй була, дөньялар ямьләнеп китә иде. Аттестат алган шул елны алар бергәләп университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга киттеләр.

      Мин флоттан хезмәт срогымны тутырып кайтканда, Гариф инде күтәрелеп килә торган язучы, өметле яшь тәнкыйтьче иде. Аның Федосеевская урамындагы тар бүлмәсен хәтерлим: бердәнбер чөйгә аның кыршылган пальтосын, минем кара шинель белән фуражканы элдек тә идәнгә тәгәрәдек. Гариф миңа үзенең беренче әсәре – «Яшьлек яме» повестеның ничек язылуы турында сөйләде. Соры одеял ябынган тимер карават, какшау аяклы иске өстәл өстенә егерме-утыз блокнотын чәчеп ташлады да повестена материалны, сүзне, геройны каян алганын, ничә еллар җыйганын сөйләде. Озак сөйләде, керосинка өстендә кыздырырга куйган вермишелебез яна башлаган иде. Шунда, әдәбият дөньясыннан бик еракта гомер уздырган кеше буларак, мин уйлап алдым: бу кеше тормышта үзенең юлын тапкан, үзен шуңа багышлаган икән… Чөнки әдәбияттан башка ул берни дә сөйләмәде, зәңгәр төтен чыга башлаган