Узган ел «Огонёк» журналы РСФСР художникларының яңа әсәрләре күргәзмәсеннән репродукцияләр бирде. Арада төрлесе бар – таш-тимер корылмалар, шакмаклы-өчпочмаклы буяулар белән бизәлгән йөз-кыяфәтләр. Алары да кирәктер, алары да, ихтимал, рәсем сәнгатенең билгеле бер казанышыдыр… Әмма мине Симферополь художнигы Л. Лабенокның «Әти» дигән бер картинасы җәлеп итте. Зур кирпеч йортның ишегалды, зур капкадан урам күренеп тора. Йортның шул ишегалды як стенасына, инде каралып, заман агышын үзенә сеңдереп искергән кирпеч стенага бер кыз бала акбур белән зур итеп үз әтисенең рәсемен ясаган. Ясаган да уйга калган, башын түбән игән. Аның йөзе юньләп күренми дә, ул аска караган. Ә стенадан балалар фантазиясе белән тудырылырга гына мөмкин булган солдат карап тора: ул яшь тә, чибәр дә, батыр да. Аның күкрәгендә чәчәк һәм «Батырлык өчен» медале. Ихтимал, ул баланың әтисе чибәр, яшь булгандыр, ә менә «Батырлык өчен» медале ала алмыйча ук үлгәндер. Ихтимал, ул чибәр кеше булмагандыр, ә медале булгандыр. Бәлки, ул, бу кызның стенада ясаганча, үз гомерендә мыек йөртмәгәндер? Ә менә бала үзенең хыялында аны шулай күз алдына китерә: яшь, чибәр, батыр, мөлаем. Чөнки ул – аның әтисе. Дөньяда аннан да батыр, аннан да юньле, аннан да матур кеше булуы мөмкин түгел. Йә, әйтегез, шулай уйлау балалык өчен генә хас түгелме?
«Солдат улы»ндагы Авалбәк тә нәкъ әнә шулай уйлый. Экрандагы геройларның берсе, кыргызга охшаганы, ничек инде аның әтисе булмасын? Аның әтисе солдат иде бит, батыр иде бит ул! Малай үз фантазиясендә үзе «уйный» башлый, сабыйларча чын күңелдән ышана.
«Малайлар, күрдегезме минем әтинең үлгәнен? Ул бит минем әти! Күрдегезме минем әтине…»
Тормыш – кырыс. Авалбәкнең гүзәл хыялына кемдер салкын су сибә.
«– Нәрсә кычкырасың, синең әтиең түгел ул. Әнә киночы абыйдан сора, артист ул».
Ләкин Авалбәк балаларда гына була торган беркатлылык белән үз фантазиясенә үзе шулкадәр ышанган, аны инде сүндерү мөмкин түгел. «Малай әтисенең егылуын күрсәтергә теләп җиргә ауды да тәгәрәп үк китте. Ул нәкъ әтисе төсле итеп, кулларын як-якка җәйгән көе, экран алдында ятып калды».
Ч. Айтматов, бөек художникларга хас булганча, кырыс реализмга гуманистик финал таба: «Күзләренә яшь тулган, иреннәрен тешләп улына таба атлаган ана баласын җирдән күтәреп ала:
– Тор, балам, тор. Ул синең әтиең иде, – диде дә әкрен генә, улын җитәкләп, кашардан чыгып китте».
Чыксалар – «ай инде югары күтәрелгән. Куе зәңгәр төн эчендә ерактан тау түбәләре агарып күренә, ә түбәндә күз күреме җитмәс киң дала упкын төсле каралып ята иде…»
Малайга авыр, әнисенә авыр – икесенең дә елыйсы килә. Ләкин «күз яшьләрен йотып» түзәләр. Тагын бер җөмлә – һәм хикәя һич тә укучы көтмәгәнчә оптимистик чишелеш таба. Сугышта үлгән солдат шул сәгатьтән Авалбәкнең күңелендә яши башлый… Хикәянең соңгы җөмләсен укыйсың да уйга каласың. Солдат улы инде синең күңелеңдә үзе дә яши башлады. Ул үсәр, үскән саен аның теге сабый вакытында хыялы тудырган әтисе