– Синдәй соры бүрегә кордаш булганчы, бакчада карачкы булып торсамчы, – диде сәер кеше тәкәллефсез генә. – Бик кем икәнемне беләсең килсә, шәрабың салып бир әнә.
Кенәз Василий ашыга-кабалана күрше савытына мөлдерәмә тутырып эчемлек салып бирде. Күршесе аңа карамый гына, тын да алмый, эчемлекне эчеп куйды да янә иткә үрелде.
– Йомшак шәраб. Күренеп тора, Сәмәрканд сәүдәгәрләренеке. Алар шәрабны йомшак ясый. Сал әле тагын берне, ике аякка ике булсын, – диде күршесе, савытны сузып.
– Ә син кыюсың, кордаш.
– Кеше үтермәдем, караклык кылмадым, шуңа кыю. Адәм затына кул күтәргән кеше генә куркак була.
– Ни өчен?
– Аллаһы Тәгалә каһәреннән курыкканга. Ә мин Аллагашөкер кылам, кешегә кул салганым булмады, әйе, хатын-кыздан башка. Аларга кул салырга ярый, чөнки аларның яртысын шайтан яраткан. Ә син үзең кем соң, бер дә казанлыга охшамагансың кебек?!
– Минме? – дип гаҗәпләнде һәм бераз каушый калды кенәз Василий.
– Әйе, син, син, кордаш. Атың белмим, әмма кеше канын нахакка коюың йөзеңә үк чыккан.
– Күрәзәме әллә син?
– Күрәзә. Сакалың да бүген генә кыргансың. Татар кешесе сакалны түм-түгәрәк итеп кыра, керпегә охшатып. Ә синең сакалың ташка үлчим. Кай тарафтан килдең?
– Казан кешесе мин. Казанда яшим.
– Шыттырма. Кирмән татарысыңдыр әле. Җангали ханның артын саклаучысыңдыр.
Бу хәтлесен күз алдына да китермәгән иде кенәз Василий. Үзе аның шәрабын эчеп утыра, үзе күрәләтә йөзгә таш ора. Кенәз Василий тирә-ягына күз ташлап алды, аларны берәү дә тыңламый иде кебек.
– Мин чынлап та Кирмән татары, кордаш.
– Баштан ук шулай диләр аны, ату шыттырып утырганбуласың. Сал әле тагын шәрабың. Сал, сал, кызганма. Телисеңме, мин сиңа бер чибәр табып бирәм. Кирмән татарлары Казанга киләләр дә, гомер бакый хатын-кыз күрмәгән кебек, көн-төн Казан чибәрләре белән әвәрә киләләр. Димәк, фахишәләрне баеталар. Син дә шулардан ерак йөрмисеңдер әле, кирмәнлеләрдән, дим. Җангали хан белән килгәннәре алай ук түгел, менә Шаһгали белән килгәннәрендә иман юк та юк, аракы эчәләр, тәмәке тарталар.
– Мин андый түгел, мин агам янына кунакка гына килгән идем.
– Кунакка! – диде күршесе, кинаяләп. – Казанга кунакка килеп Ташаяк базарында югаласыңмы? Кунак кеше Әрмән базарында ял итә, туганый. Шунда бар син, кордаш.
– Кордаш та кордаш, дисең, үзең кем соң, атың бармы?
– Бар, – диде әрсезләнә башлаган кунак. – Бар. Монда мине белмәгән кеше юктыр. Ә менә син белмисең икән әле. Димәк, син монда бик сирәк буласың. Юкса тамгачы Сираҗины танымый тормас идең. Тамгачы мин, тамгачы Сираҗи. Беләсеңме күпме товар үтә минем кулдан? – дип тураебрак утырды тамгачы Сираҗи. – Белмисең. Хәер, сиңа нигә кирәк ул. Сиңа мал кирәкми, товар да, күрәм – сиңа кыз кирәк. Шулаймы?
– Ю-ук, миңа кыз кирәкми, тамгачы Сираҗи, миңа…
– Йә-йә… Әйдә, әйтмә. Тукта, тукта,