Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
Кем-кем, кенәз Василий татар халкын белә иде, азатлык вә ирек дигәндә фани дөньядан да китәргә әзер. Өстәлдә сабый олан кенәзнең анасы җибәргән фәрман ята. Язуын кенәгинә язган, ә маңка булса да, тамганы кенәз кисәге үзе куйган. Ул, кенәз Василий, тиз арада Җангали ханны Мәскәүгә алып китәргә тиеш. Ә ул арада Казанда воевода булып кенәз Мороз калып торачак. Тик ничекләр, кайчан озатырга йә ничек үзе алып китәргә тиеш Җангали ханны кенәз Василий. Бу хакта фәрманда әйтелмәгән. Хәер, бу хәл кенәгинә эше түгел, аның эше боеру, ә Василий ул боерыкны карусыз үтәргә тиеш. Һәм ул аны таш яуса да үтәр, чөнки аның, кенәз Василийның, чынлап та илгә кайтасы килә. Илдә аның гаиләсе, гүзәл хатыны.

      Кенәз Василий сикереп торды, айнып киткәндәй булды. Хәзер үк кузгалырга тиеш ул, хәзер үк, иртәгә соң булып куюы бар.

      – Ясавыл!

      Атылып ясавылы керде, аягүрә басты.

      – Мин монда, кенәз.

      – Миңа киенергә ярдәм ит! Һәм мине тыңла. Тыңлый-тыңлый киендер. Син хәзер татар киемнәрен киясең дә сарайга үтеп керәсең. Менә сиңа бер янчык акча, кирәксә, тагын берне бирәм. Ал. Акчаны кызганма. Син миңа Җангали ханның кайда икәнен бел. Бу – бер. Икенчедән, үзеңә иң якын ун кешең сайлап ал. Күп сөйләштермичә генә аларны татар киеменә киендер һәм тиз арада минем янга алып кил. Безгә бүген төнлә Җангали ханны урлап Мәскәүгә алып китәргә кирәк. Искәрдеңме?

      – Баш өсте, кенәз. Барысы да син әйткәнчә булыр.

      – Миңа әнә теге кылычны, ике хәнҗәрне бир. Бар, Хода сиңа изге юл юрасын. Миңа Җангали хан исән-имин кирәк, ясавыл. Ишетәсеңме, ясавыл, дим?!

      – Мин аны таш астына качкан булса да табармын, кенәз.

      – Әйтәм бит, табу гына аз. Безгә аны исән-имин Мәскәүгә алып кайтырга кирәк. Аннары Мороз кенәз белән сак бул. Аның бу хәлне белмәве хәерлерәк булыр. Инде, бар, юлыңда бул…

      Янә ул сугышчы иде. Сугыш дигәндә, яу-орыш дигәндә, гүя аңа канат үсә торган иде, бүген дә шулай булды, миенең кай почмакларыннандыр берсеннән-берсе кыю, тапкыр фикерләр туа һәм кенәз Василий тәвәккәл эш башлаганда бик сирәк ялгыша иде. Кенәз Морозда аның кайгысы юк, ул аңа хезмәтен тапшырды. Калганы аның эше, асты өскә килсә ни булган. Хәерле булсын, воевода буларак үз дәрәҗәсен белеп хөкем итте, татарлар белән уртак тел тапты, күп нәрсәләргә күз йомды, шул ук вакытта кирәген яшермәде дә, хаким вә хан киңәшчесе буларак ил-дәүләтенә, олуг кенәзгә хыянәт итмәде. Әмма бер нәрсәне барчасыннан да яшерде: ханбикәнең сәяси һәм хакимиятлек ягыннан күзгә күренеп үсә баруын, ил белән Җангали хан түгел, ә менә нәкъ аның гүзәл бикәсе идарә итүен барчасыннан да яшерде. Колшәрифне дә күрсә күрде, күрмәсә – юк. Ә бит ошбу шәех үзенә менә дигән сугышчан мөридләр туплады, берсе-берсе ун сугышчыга торырдайлар. Кирәк чакта нәкъ менә шул халык алгы сафта дошманга ташланачак иде. Бер тапкыр Колшәриф аңа: «Кяфер булсаң да, бөтенләй үк өметсез кеше түгелсең икән әле, кенәз Василий, – диде, кинаяләп. – Йөртмә шымчыларың минем арттан, теңкәмә тимә. Мин үз илемдә, үз җиремдә, кер хәлемә, рәнҗетмә атым вә иманым». Шулай диде дә борылып китеп барды. Шул хәлдән соң кенәз Василий өч көн