Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
аны бертавыштан олуг шәех итеп сайлыйлар.

      Шулвакыт шылт итеп ишек ачылды, Сөембикә сискәнепкитте. Аның ятагына бары тик Җангали генә песи кебек тавыш-тынсыз керсә керер иде. Ятакчы әби түгел, димәк, ул – Җангали, ир-канаты. Ятак ягында караңгы, түр якта пыскып кына шәм яна. Сөембикә аны сүндереп куйды. Җангали тамак кырды. Сөембикә дәшмәде. Аккош мамыгыннан типчегән атлас юрган читен ачып, мыштым гына юрган астына керде, Сөембикә йоклаганга сабышты. Ул еш кына йоклаганга сабышып калыр, хәтта аны алганда да уяна алмыйча ятар иде. Бүген дә шулай итәсе иткән иде, кинәт башына бер уй килеп, Җангалигә таба әйләнеп ятты, кайнар куллары белән ирнең кыска муеныннан кочып алды.

      – Мин сине шундый-шундый көттем, Җангали, – диде, кайнар иреннәре белән ир-канатның колак янында гына пышылдап.

      Җангали хан моны гүзәл бичәсеннән һич тә көтмәгән иде, тәмам каушый калды, дәрте әллә кай тарафка юлыкты, гайрәте коелды.

      – Сөембикәм, сөеклем, – диде ул, ниһаять, уянып киткәндәй. – Сөембикәм, сылуым, синме бу?! Өнемме, төшемме?!

      – Өнең, өнең, Җангали. Мин сине сөярем, үлепләр сөярем, тик сиңа бер шартым бар. Үтә шул шартым, Җангали!..

      – Әйт, нинди шарт, кулымнан килә торган булса, таш яуса да үтәрем.

      – Килә, килә кулыңнан, Җангали, килә. Җибәрмә гаскәрең Мәскәү кенәзенә. Мәҗлес җый һәм шунда кистереп әйт: мин гаскәремне Мәскәү кенәзенә җибәрүдән баш тартам, диген. Воевода Василийны да Казаннан куу мәсьәләсен күтәр. Түрә-морзаларың, карачыларың куәтләп алсалар, урыс сәүдәгәрләрен Казаннан кууны чара итеп куй.

      – Сөембикә, Сөембикәм, мин барысын да эшләрмен, тиксин генә мине какма, ярат мине, минеке бул!

      – Мин синеке, Җангали, синеке…

10

      Балачактан ук ятагын карап, Сөембикәгә тугры хезмәт иткән әби, ханбикәсенең Хөршидә бикәгә баруын килештермичә, «Хатын-кыз беркайчан да үзара тату яшәмәс, хатын-кыз бер-берсеннән көнләшергә генә сәләтле» дисә дә, Сөембикә байбикә Хөршидә утарына баруына һәм дөньяви сабак алуына мыскал да үкенмәде. Җангалине ятагыннан озаткач, ул бик озак йоклый алмый ятты. Аллаһы Тәгалә алдында Сөембикәнең йөзе якты иде, һәрхәлдә, ул үз-үзен шулай дип тынычландырды. Әйе, ул вөҗданына хыянәт итмәде, Аллаһы Тәгалә биргән хатын-кыз хокукыннан баш тартмады, чарасызланыбрак булса да, атасы теләген үтәде – Җангали ханга кияүгә чыкты. Инде, ниһаять, үзенә дә баш калкытырга вакыттыр. Дан-шөһрәт аңа шунда килсә килер. Ул үзен Җангалидән күп тапкыр өстен күрде. Аны һәр җирдә кычкырып-котлап каршы алдылар; нәкъ менә Йосыф бәк кызы Казан каласының түбән катлау сәүдәгәрләренә, малтабарларына, алыпсатарларына ирек бирде: «сату итегез, ятсынып тормагыз», хәтта кайберләрен салымнан азат иттерде. Дөрес, ул боларның барысын да Җангали аша эшләтте, әмма бу аның теләге иде. Моны барысы да белә һәм Сөембикә ханбикә күренгән бер җирдә аны күтәреп кенә алмыйлар иде. Чөнки халык иң әүвәл аңа зарланыр иде. Аннары ул янә бер нәрсә белде. Аңа кадәр Җангали ханнан бер каравыш хатын кыз бала таба. Бу хакта