Кинәт ул бер урыс сәүдәгәренә сәлам бирде, теге исә аптырабрак калды, чөнки кенәзне танымады, шуңа гаҗәпләнүе иде. «Бик яхшы, димәк, мине гелән татар дип беләләр», – дип кинәнде кенәз. Әйе, аны Казан татарларыннан аеруы кыен иде, гүя аны ошбу базарга нужа китергән – җилкәсендә капчыгы, билендә янчыгы вә пычагы. Ары таба кенәз Василий урыслар янына бармады, танып куюлары бар иде, ә аңа казанлылар хакында ихласи хәбәр кирәк. Әһә, әнә нугайлылар килгән, Арча кортлары, Юныс морза сәүдәгәрләре. Сарык чалганнар, таяк-таяк ит кыздыралар. Серкә сибеп кыздырылган ит исе, тәмле ис танавына килеп җитүгә, кенәз Василий шул якка таба борылды. Кемдер аңа каты гына бәрелеп китте, җитмәсә: «Күзең чыкканмы әллә, әтрәк-әләм!» – дип орыша калды. Ләкин кенәз Василий аңа хәтта борылып та карамады, ит кыздыручылар янына таба атлавын белде. Һәммәсе белән гәпләшә китсәң, танып та куюлары бар үзеңне. Анда инде казанлылардан шәфкать көтмә, таш атып үтерергә дә күп сорамаслар. Ниһаять, Василий ит кыздыручы янына җитте, түмәргә утырды, ит кыздыручы аңа шундук ике кыздырма китереп бирде.
– Рәхим ит, кордаш!
– Рәхмәт, рәхмәт, туган, – диде аңа Василий һәм уйлап куйды: «Менә шундый кунакчыллык мәскәүлеләрдә юк инде ул, кырыс халык мәскәүлеләр, әйтерсең аларны кемдер таларга килгән, гәрчә үзләре казанлыларны таласалар да». – Эчемлек тә булса икән, сырамы, бал балымы?!
– Булыр, булыр, кордаш, анысы да булыр. Сабыр ит.
Сәер хәл, Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч, Әстерхан калаларыннан килгән сәүдәгәрләр күбрәк Ташаяк базарында сату итәрләр, нугайлар Арча кырындагы әрмәннәр базарында тукталырлар иде. Урыслар исә Балык бистәсе базарын кулларында тотарлар иде. Һәр базарның үз кешеләре, тамгачылары, алыпсатарлары, малтабарлары булыр. Ташаяк базарында җыен затлы әйберләр: келәм-киез, гәүһәр-мәрҗәннәр, бизәнү әйберләре, йөзек-беләзек, алка-балдаклар, муенсалар, бөтиләр сатарлар, нугайлар исә мал-туар сатар, арчалылар балык, тире, май китерер иде. Бизәнү әйберләре, кием-салым, тукыма-ситсы булгангамы, бирегә, гадәттә, фахишәләр юл тотар, кич якка таба «ауга» чыгарлар, һәм күбесе теләгенә ирешер иде. Чөнки Казан мәмләкәте мөселман булмаган халыкны бу азгынлыктан гелән тыймый, мөселманнар исә үз кануннарын бозудан куркалар, чөнки хөкемнәре яман. Аннары бирегә ерак Мисырдан да сәүдәгәрләр килә. Алар китергән җимешләр авызда ук эри, савыт-сабалары тагын, күз явын ала. Үз диннәрен ярты дөньяга тараткан һәм шуның белән горурланган гарәпләр борынгы Болгарны һәм Казан татарларын үз итәләр, чөнки бу халык ислам динен үзе