– Кем әйтә, бикә, Сафа Гәрәй хан Казанга килә дип? – дия-дия, урыныннан күтәрелде.
– Белмәгәнгә сабышып торма әле, гүзәл ханбикәм, Сафа Гәрәй хан атаң Йосыф бәктән «Казанны кире кулыма төшерәм, синең биләмәң итәм» дип, гаскәр сораган, атаң, хәленә кереп, утыз мең кылычлы биргән, диләр. Сафа Гәрәйне беләбез, кыш килмәсә, яз килер, яз килмәсә, җәй килер, озак көттермәс. Тик менә Казан халкы яклармы Сафа ханны?.. Син ничек уйлыйсың, Сөембикә?.. Атаң хәбәр иткәндер, итми булмас… Дәшмисең. Әйе, менә син якларсыңмы аны, юкмы?..
Күзгә бәреп әйткән бу сүздән Сөембикә бер мәлгә каушый калды. Ләкин икенче мәлдә инде җавабын тапты:
– Байбикә Хөршидә, борын-борыннан ук явызлар халыкны куркытып, хәйләкәрләр алдалап вә ялганлап буйсындырганнар. Ошбу очракта кем хаклы – Булат бәкме, Сафа Гәрәй ханмы – мин белмим. Ләкин Җангали хан тәхеттә утырган чакта Булат бәкне рәнҗетергә бирмәм, акбикә.
– Җангалигә сүзем юк, игелекле эшләр кыла, – диде Хөршидә бикә. – Казанда малтабарлар ишәйде. Ләкин без аңардан күбрәк көткән идек, ханбикәм.
– Пайтәхеттә каты куллы хаким утырса икән, – диде Сөембикә уфтангандай. – Тик бит, бикәм, дәүләт бер сәүдә маясына гына яши алмый. Бүген Казанны урыс басты, үз халкыңа җай кими барганнан кими бара. Болай булса, калабызның каракош канаты астында калганын көт тә тор.
– Имам-хатыйп Колшәриф ни карый? Атасы, мәрхүм, пәйгамбәрләр белән сөйләшер иде. Диван-мәҗлескә беренче булып килеп утырыр иде. Минем улым әнә сигез манаралы Җамигъ мәчетен күтәрә башлады. Нургали угланым әйтәм, ә менә Җангали хан дин-иман хакына, һич югы, бер алтын бирсә икән…
– Барысы да бөек Тәңребез Аллаһы Тәгалә кулында, байбикә. Җангалине мин гаепләмим, Хода аңа туганда ук зиһенне чамалап биргән…
– Шуның өчен без аңа сине китердек тә, ханбикәм. Син соң, син, олуг бәк Йосыф кызы, ни карыйсың?! Син аны курчак урынына уйнатырга тиеш идең, ханбикәм. Эшлә шуны, бит Ходай Тәгалә сиңа барысын да мул итеп биргән – акылны да, зифалыкны да, иманны да. Морзалар, бәкләр, карачылар, малтабарлар вә сәүдәгәр, кара халыкка кадәр синең яклы.
– Имам-шәкертләр, дин әһелләре, мулла-мунтагай кем яклы? Руханиларыбыз кемне пайтәхеткә әзерлиләр, байбикәм?
Хөршидә бикә яңа күргән кебек текәлебрәк Сөембикәгә карады:
– Алар да синең яклы, Сөембикә. Алар да сине яклаячак. Ал кулыңа пайтәхетне, Сафа Гәрәйне кире бор. Син тәхеттә утырганда, ул монда килергә кыймас. Килгән хәлдә дә аягыңа төшүдән ары китә алмас. Гаскәр – атаңныкы. Юныс туганыеңны дәш, ул башкарсын атаң теләген.
«Йа Алла, бир сабырлык, бир түземлек, кыл бер-бер чара, ярдәмеңнән ташлама», – дип, эчтән генә тәкрарлады Сөембикә. Артыгын тыңларга аның гайрәте дә, куәте дә җитмәде, каударланып китәргә җыена башлады. Хөршидә бикә аны озата чыкты, чанага утырыр алдыннан, битен Сөембикә битенә куеп:
– Хакимиятне үз кулыңа ал! Кыю бул, далага даны таралган мәшһүр Йосыф бәк кызы ла син! – диде.
Сөембикә