Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
Сөембикә үзе әйтер, әйе, торыр да әйтер. Казан мәмләкәтенең ил-дөнья халкы белән Мәскәү кебек үк сәүдә итәргә хакы бар, ул мөстәкыйль, ул бәйсез дәүләт, дияр. Ханыбыз Мәскәүгә карап тормасын, үзбаш идарә итсен, урысларны Казаннан куарга, башкаларга сабак булсын өчен, воеводаны…

      Һәм аны якларлар. Бит әлегә кадәр Җангали хан тарафыннан чыгарылган әмер-карарлар һәм халыкка җиткерелгән фәрманнар барысы да Сөембикә теләге белән эшләнде. Һәм моны да ул Җангали хан кулы белән эшләр, табын гына якласын.

      Бу хәтле катгый нияткә килүенә Сөембикә кинәнде дә, күңел төпкелендә туган шомнан бераз курыкты да. Барысы да ул дигәнчә килеп чыкса, кенәз урынында калган кенәгинә Елена Глинская ни кылыр, бөтен гаскәре белән Казан тарафына кузгалмасмы? Бүген урыс гаскәре Ливония белән сугыша. Ливония короле белән солых төзеп, бөтен гаскәрен Казанга бормасмы?.. Бик ихтимал ич.

      Әйе, бу ягын да уйлап карарга кирәк иде. Тик бу хакта киңәшер кеше юктыр. Кем аның ошбу Казанда уй-теләкләрен аңлар да, кем аңа уң кулын сузар?.. Әйе, бердәнбер кеше – атасы. Ул аңа барысын да тәфсилләп язып, чапкынын җибәрер, кылсын бер-бер хәл, юкса Казанны кулдан ычкындыруы бар.

      Башына бу уй килгәч, Сөембикә бераз тынычлана төште. Әйе, иртән иртүк әтисенә хат язар, Казан тарафына гаскәр җибәрүен үтенер, хәле булып атта килерлеге булса, гаскәр башында үзе килсә дә ярый. Атасы Казанга якыная башлагач, Сөембикә Юныс абасына чаптарын җибәрер, Арча тарафыннан Юныс абасы кузгалыр. Әйе, Арча ерак түгел, Юныс морза бик тиз килер. Урыс шымчыларыннан уй-ниятләрен яшерү өчен, атасы алдан мал-туар кудырсын, олаулары белән сәүдәгәрләрен җибәрсен. Казан кирмән-капкалары аларга ачык булыр. Менә шунда инде чын сәүдә башланыр. Казан базарының дәрәҗәсен төшерү нияте белән Василий III Идел буе базар төбәген Мәкәрҗәгә күчерткән иде, ә Сөембикә аны янә Казанга кайтарыр. Һәм ары таба урыс сәүдәгәрләрен Казанга керттермәс, ә Бохара, Әстерхан, Табгач сәүдәгәрләрен ары таба җибәрмәс. Хәер, алар үзләре дә ары таба бармаслар, чөнки урыс юлбасарлары уздырмаслар. Шуннан соң Казан каласы Идел буендагы иң кәттә базар каласына әверелер. Мөселман сәүдәгәрләренә тулы ирек бирелер, салым бермә-бер ким алыныр, ә менә кяферләрдән салымны арттырыбрак алу хәерлерәк булыр, чөнки Мәкәрҗәдә урыслар салымны мөселманнардан бермә-бер артык алдылар дип әйттеләр. Салым кеше күтәрә алмастай булмасын, сәүдәгәрләр, алыпсатарлар, малтабарлар кызыксынсыннар, Казан базарына килергә атлыгып торсыннар. Әйе, дөя дә, энә дә товар. Сату итсеннәр, табыш алсыннар, кинәнсеннәр, моннан мәмләкәт кенә отачак, димәк, казнага мая җыелачак. Ә ул бик кирәк, бигрәк тә бүген, урыс белән алышырга торганда. Менә шуны аңласын иде Җангали хан, шуны аңласа, Сөембикәсе аның аяк астында тузан булырга әзер. Тик аңлармы бичара хан хатынын, сыртын кабартмасмы? Бер курыккан кешене котлы итү үтә кыен хәлдер…

      Сөембикә ул төндә таң алдыннан гына йокыга киткән иде. Хәзер әнә хыялы тормышка аша башлаган кебек. Хак анысы, атасы килә алмаган, аның урынына Сафа