– Син хаклы, башы яшь әле Иван кенәзнең, сабый гына, кылган гамәле дә ташка үлчимдер.
– Ә бит Казанда әнә шул сабый кенәзнең воеводасы утыра.
– Тик бит Казан татарларының да шул көнгә калулары бар, Сираҗи кордаш.
– Юк инде, анысы булмастыр, Хода бәндәсе. Сабый тәхеткә утырган көннән үк Казан бетте дигән сүз. Тәхеттә Сафа Гәрәй кебек горур вә зиһенле, курку белмәс хан утырырга тиеш. Менә ул хан әйләнеп кайтса, иманым камил, урысларны куачак та куачак, әйтте диярсең, кордаш. Сафа Гәрәй хан чорында ил баерак иде, халык җитешле көн күрде. Хәзер әнә үзебез мәскәүлеләргә җыйган малыбыз җибәреп, гаскәриләр әзерлибез. Шул да булдымы тормыш! Үз малына, үз угланыңа ия түгел. Тавык канаты астыннан чыгарга курыккан чебеш без хәзер, кордаш. Урыс исә – тилгән. Тик урыс кенәзе кинәнмәсен иде, килер бер көн, кордаш, Казан халкы да азатлык яулар. Бәлкем әле, әнә шул горур ханыбыз Сафа Гәрәй килеп коткарыр. – Сираҗи кенәз Василийга якыная төште. – Шулайрак сөйлиләр. Имеш, Сафа Гәрәй хан, Казанны барыбер үземнеке итәм, дип, имамнарыбыз алдында ант эчкән икән.
– Кайчан?
– Анысы инде бер Аллаһы Тәгалә кулындадыр, кордаш, – диде Сираҗи, күтәрелә башлап. – Ашың-ризыгың өчен рәхмәт, кордаш. Малыңның игелеген күр. Ходай Тәгалә муллыктан аермасын.
Кенәз Василий аның җиңеннән эләктереп алды, урынына кире утыртты.
– Китми тор әле, ошадың син миңа. Һәй, бавырчы, тагын шәраб китер әле.
– Булганы җиткән, ә ошарга мин сиңа хатын-кыз түгел, кордаш. Өйдә хатыным, балаларым көтә. Телем белән тегермән тартсам да, гаиләмә тугры кеше мин, кордаш.
– Утыр әле, утыр, сабыр ит. Гаиләң качмас. Минем сиңа бер йомышым бар, Сираҗи.
Сираҗи тирә-ягына күз төшереп алды:
– Нинди йомыш?
– Кая торасың, өй-каралтың кай тарафта? Монда әйтә торган йомыш түгел, өеңә килерем. Курыкма, буш итмәм, менә ала тор. – Кенәз Василий букчасыннан ике алтын чыгарды. – Ал, ал. Калганын соңыннан.