Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
очлы башлы кара бүреген күзенә төшереп үк батырды. Әйе, бу бүрекне дә ташлыйсы булыр. Казан халкы затлы бүрекләр кия, читләрен кеш тиресе белән камый, бәрхеттән тегә, Бохара сәүдәгәрләре ул тукыманы Казан базарыннан бер дә өзмиләр. Бай, бай яши Казан халкы, шуңа бераз гамьсезрәк тә бугай, чөнки тик торганда Мәскәү кенәзенә баш иеп тормас иде. Гамьсезлек шул көнгә калдырды бугай Казан халкын. Карачылар кебек киенергә аның акчасы бар, ханбикә дә кул очына биреп тора. Бу кара киез бүрекне аңа Пётр агасы биргән иде. Син урыс, киемең дә, кыяфәтең дә урысныкы булсын, диде. Имеш, соңрак, үз кешеләре була башласаң, үзең карарсың. Һәм менә ул көн килеп җитте. Аннары аның Пётр агасы биргән берничә тәңкә алтыны бар, бүреккә генә түгел, ат-тарантас алырга да җитәчәк. Тик аңа соңгысының хаҗәте юк, ханбикә барысын да кайгырта. Аны көнаралаш булса да күрү, көнаралаш булса да аңа сабак бирү үзе бер бәхет иде. Аннары Җангали хан да Искәндәрне ят итмәде, аның белән карачылары кебек сөйләште, хәтта киңәш-сабак алган чаклары да булды. Урыс арасында тәрбия алгангамы, Җангали хан үзен аның белән иркен тотты, хәтта ауга да алгалады. Искәндәр үзе дә һәрчак Җангалигә ярарга тырышты, аның ук-садагын тотып йөрде, кайчак хәтта туфракка төшеп түбәнсенде. Моны ул бары тик бер максат белән эшләде: ханбикәдән читләштермәсен. Сөембикәне күрү аңа никадәр куаныч-бәхет вә яшәү дәрте китергәнен бүки гәүдәле Җангали ханга аңларгамы соң?! Аннары аңлый микән бу хан гүзәллекнең ни икәнен? Сөембикә бит дөнья фәрештәсе, ил зифасы. Сын дисеңме үзендә, гыйффәтлелек вә мөлаемлык дисеңме, акыл турында әйтеп тә торасы килми— падишаһларга тиң фикер иясе. Күркәм мөнәсәбәте, затлылыгы, нәзакәтлелеге белән күпләрнең күңелен әсир иткән хатын. Җәмилә мөгаллимәсе тагын, аның бәрхет тавышы, саф, инсафлы, итагатьле булуы, өч-дүрт телдә камил сөйләшүе… Йа Хода, бирсәң бирерсең икән кайберәүләргә затлылыкны вә гыйффәтлелекне! Ханбикәсе белән Җәмиләгә сабак биргәндә, Искәндәрнең дә теле шигърияткә омтылды, җаны күккә ашты, бер чарасызланды, бер илһамланды. Ошбу яшендә бу тиңсез бәхетне кем генә тоя алды икән… Юктыр, андый кеше тумагандыр әле, ул кеше бер булса Искәндәрдер.

      Капка башында ук сакчы тора. Искәндәр аңа урысча дәште, баш иеп исәнләште. «Христос воскрес!» – диде. Белә иде ул урыс халкының йомшак җирен. Бүген Покров көне. Ни кыш, ни көз түгел. Бу көнне урыслар бәйрәм итә. Көзге эшләр беткән, туйлар башлана. Покров бәйрәменнән соң хайваннарны кырдан алып кайталар, кызлар егетләрен көтеп кич утыра. Ир-ат исә эш бетүенә кинәнеп эчә-сала башлый. Мөселман халкы бу бәйрәмгә битараф. Аның каравы аларның каз өмәләре бар – ул да бәйрәм. Ни өчен килә соң әле ул воеводага? Менә анысын тәгаен генә белми Искәндәр, әмма аягы тартудан да ваз кичә алмады – килде. Воевода аңа үтеп барганда гына: «Миңа да кереп чык», – дип әйтте. Чакыру да, чакыру да түгел иде. Казанга воевода баш, диделәр. Ләкин Искәндәр аңлады, Җангали хан бөтенләй диярлек воеводаны күрми, аның белән киңәшми, үз җаена яши бирә. Искәндәр һични аңламады. Бәлкем, шуңа юнәлүедер воеводага, шуны ачыкларга.