Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
динен кабул итәсе дә… Эчми тора алыр, чучка итен ашамаганнан да бүген торып, иртәгә үк үлеп китмәс. Яшиләр бит әле мөселманнар шәраб суырмый, чучка итен ашамый, яшиләр, шул ук юлдан, шул ук сукмактан йөриләр, шул ук суда коеналар, шул ук кое суын эчәләр. Ким җирләре юк та юк, артык җирләре дә күзгә ташланмый. Димәк, ислам динен кабул иткәндә дә, ошбу дөньяда бәхетле яшәп була икән. Тик моның өчен яныңда җаның сөйгән кешең генә булсын. Ә Искәндәрнең андый кешесе бар, иншалла, диләрме әле…

      Искәндәр эчке яктан ишетелгән сүзләргә колак салды.

      – Эч, эч, Җангали, – диде воевода. – Мин монда чакта син берәүдән дә курыкма. Ни сөйләмәс тә, ни таләп итмәс ул нугай кызы. Күрәм ич, ул сине яратмый. Кем хатын ярату белән исәпләшә хәзер. Син мин кушканны гына эшлә, Җангали. Угланнарга җай бирмә. Мансур шәех урында ята, диделәр, аякка басмаса, кемне тәкъдим итәргә исәбең?

      – Бу хакта миннән киңәш сорамыйлар, воевода. Моны исламиянең олуг мәҗлесе хәл итә. Мансур шәехнең Бохарада укып кайткан Колшәриф атлы угланы бар. Белемле, итагатьле, халык үзен ярата, миңа да ошады. Куялар икән шул адәмне, мин ризалыгым биререм, воевода.

      – Ашыкма, Җангали, ашыкма. Әүвәл башта мин Булат бәк Ширин белән киңәшләшеп карыйм. Ул риза икән, Колшәрифне сараеңа дәштер, уй-ниятеңне җиткер, боерык синнән чыккан кебек булсын. Әгәр дә мәгәр Колшәриф килми икән, гафу ит, Җангали, мин аны уздырмам. Ни тырышсалар да уздырмам. Минем рөхсәтемнән башка ул адәм шәех дәрәҗәсенә ирешә алмас. Без аны юк итәрбез, йә ул батып үләр, йә ат астында калыр, йә манарадан егылып төшәр. Аңлаштыкмы, Җангали хан?..

      – Бихуш, бихуш, воевода, син дигәнчә булыр, борчылма.

      – Менә шулай диген, Җангали. Юкса сырт кабартыпутырасың. Адашым мәрхүм бөек кенәз Василий мине бирегә тикмәгә генә җибәрмәде. Ул миңа үзенә ышанган кебек ышана иде. Хак Тәгалә угылы Иван IV дә ышаныр, аның йөзендә анасы Елена, дим. Без, Җангали, синең белән уртак тел табарбыз. Онытмасаң иде – син кенәз теләге белән Казан тәхетендә утырасың, кенәз теләге белән сылуларның сылуы нугай кызына өйләндең. Түшәктә ничегрәк соң ул чибәр, ә, Җангали хан?.. Йә-йә, кызарынып утырма. Синең бит монда каравыш хатыннан кызың да бар… Яшереп тотасың… Гүзәл хатының күрсә йә белсә… Курыкма, курыкма, Җангали, мин әйтәсе кеше түгел, ләкин без капчыкта ятамы… Ни, син аны Касыйм каласына озат. Тик бу хакта берәү дә белмәсен. Ханбикәңә бу хәлләр сүрелә төшкәч әйтерсең…

      – Мин бу хакта уйлап карармын, Василий.

      Воевода исерә төшепме, кыланыпмы, торып, Җангали хан янына килде, иңеннән кочты бугай, яман сүзләр ычкындыра башлады. Татарлар тегеләй дә татарлар болай. Аның һәр сүзе Җангали хан йөрәгенә түгел, ни сәбәпледер Искәндәр йөрәгенә агулы ук булып кадалды. Нигә шулай ханны кимсетә? Килешми, килешми. Казан мәркәзе түрәсе лә ул, олуг хөкемдар, хакимият башлыгы!

      Эчке якта янә воеводаның күкрәк тавышы ишетелде:

      – Инде, бар, кайт, Җангали, сылуың янына кайт. Син, брат, җәннәттә яшисең. Утраудагы өең ни тора! Тирәли аккошлар йөзә, сайрар кош-кортның