Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
килде,

      Йорт анагыз аны яратсын.

      Атлар җиктем яратып,

      Кыйблаларга каратып;

      Кызыбыз белән сезгә килдек,

      Ханзадәгезне яратып.

      Вәзир Тәби белән Ибраһим морза бер-берсенә каршы киттеләр, кушкуллап исәнләштеләр, битләрен биткә куештылар да теге яктан да, бу яктан да җырчы кызларны вә егетләрне чакырып, көйчеләрне кушып, җыр башларга ирештерделәр. Көй башлануга, алдан өйрәнеп куйган кебек, кызлар белән егетләр беравыздан җырлап җибәрделәр:

      Ике Идел пар килгән,

      Агар җире тар килгән;

      Багдатта юк, Мәккәдә юк

      Сезнең кебек пар килгән.

      Шулай диделәр дә кызлар белән егетләр әле Сөембикә ягына баш иеп кул җәйделәр, әле Җангали хан ягына. Һәм янә дәвам иттеләр:

      Челтерәп ага суыбыз,

      Ялтырап ката бозыбыз;

      Арысландай егетебез,

      Зифа икән кызыбыз.

      Көйчеләр икенче такмакка күчтеләр, җырчылар дәвам итте:

      Кара гына болыт, ай, киләдер,

      Урман буйларын иңләп;

      Ай, сезне – безгә, безне сезгә

      Хода үзе кушты җитәкләп…

      Сөембикә аның күзләренә күтәрелеп карарга базмады. Ул үз кызларының җырын ишетте, кияү ягындагы егетләргә күз төшерергә җөрьәт итте, ахыр күзен күтәрә алмады. Оялмады да, әмма күтәрелеп багарга кодрәте җитмәде. Ниһаять, аны, ике яктан җитәкләп диярлек, кияү егете каршына алып киттеләр. Кияү егете дә аңа таба кузгалган икән, ул аның аяк хәрәкәтеннән күреп алды. Аяк астында йомшак келәм, капка башында төрле төстәге әләмнәр, хан тирәли затлы киенгән куштаннар… Ул аларны күрә дә, күрми дә кебек. Ниһаять, Сөембикә башын күтәреп Җангалигә карады. Хан янәшәсендә дәү гәүдәле имам хәзрәтләре, имамның башында зур яшел чалма, өстендә яшел атлас чапан. Озынча йөзле, кылыч борынлы, Җангалигә капма-каршы кыяфәтле адәм. Җангали исә чынлап та җәйпәк кабак йөзле, почык борынлы, кысык күзле. Сөембикә карашын янә имам хәзрәтләренә күчерде. Өлкәнрәк булса да, сөяге затлы иде имамның. Үзендә карашын тоеп, имам хәзрәтләре аңа тыенкы гына елмайды. Сөембикәнең озын керфекләре чәчкәгә кунган күбәләк очып китәргә җыенгандай лепердәп куйдылар. Имам хәзрәтләре тыенкы гына аның кулыннан алды, кулын Җангали кулына салды. Кулы тирләгән, бармаклары сынсыз йомшак иде Җангалинең. Сөембикә аңа күтәрелеп карады, елмаерга итте, иллә ихласи елмаю килеп чыкмады, киресенчә, булган тамашага йөрәге кысылып куйды. Беренче тапкыр күзе төшүгә үк ошатмады киявен Сөембикә. Аллаһы Тәгалә ярлыка күрсен. Фәрештәләр әйткән бит: адәм баласының тәүге карашы— Аллаһы Тәгаләдән, икенчесе – адәмнән, өченчесе – шайтаннан, дип.

      – Төкле аягың белән, балакаем! – диде имам хәзрәтләре, кулын ычкындырып.

      Җангали исә аның кулын кыса, нидер әйтергә теләгәндәй итә иде. Җангалинең кыланышы, кулын кысуы, кулының дымлы булуы Сөембикәнең тәмам зиһенен чуалтты, шул ук вакытта кулын тартып алырга да кыймады. Калганын аз хәтерли Сөембикә, гелән төштә кебек узды каршы алу мәлләре. Җангали аңа нидер әйтте, кайдадыр әйдәде. Шул мәлдә Сөембикәнең мизгел эчендә күз алдыннан күргән-белгән