Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
әллә булмаса бер-бер яман максатың бармы?.. Җавап бирмә, чарасыз калма, уйла, уйлан, бер айдан минем тарафка килерсең», – диде.

      Шулай диде дә, Искәндәрне тәмам аптырауда калдырып, тиз-тиз китеп барды. Искәндәрнең аны куып җитәсе, нидер әйтәсе, һич югы, акланасы килде, иллә кузгалган җирдәнтуктап калды. Ни әйтә ала ул аңа? Ошбу әүлия кеше белән бәхәсләшкәнче, ул язган китапларны уку хәерлерәк булыр. Ислам динен өйрәнә башлагач, Искәндәр янә бер ачыш ясады: ошбу дин мәхәббәтне, ир белән хатын кавышуын гөнаһ санамый. Ә бит христиан дине өчен хатын-кыз белән якынлык кылу – гөнаһ. Искәндәрнең исә саф мәхәббәткә корылган якынлыкны һич кенә дә гөнаһка кертәсе килми иде. Мәхәббәт – адәм баласына бирелгән бердәнбер саф вә пакь сыйфаттыр. Бу – хакыйкатьтер. Ә инде хакыйкатькә омтылу ул – эзләнү, моңа кадәр белмәгән хикмәтле хәлләрне ачыклау, тереклекнең асылына төшенергә тырышудыр. Хак Тәгалә, диңгез – елга, елга диңгез була алмый, әмма елгалар булмаса, бик ихтимал, диңгезләр дә булмас иде кебек.

      Искәндәр сарай капкасын үтте, сакчыларга сәлам юллады, сарай капкасында воевода Василий Пенков сугышчысы белән Юныс морза сугышчысы сакта торырлар иде. Яшерми, яшерәсе дә килми Искәндәрнең: воевода Василий аңа ошамады. Эчәргә ярата, дошман эзли, тәкәббер кылана. Иң яманы— Җангали ханны санламый. Ә ул, начармы-яхшымы, аның да ханы лабаса! Олуг хан. Куәтле вә кодрәтле халыкның ханы! Кайчандыр Мәскәү бу халык белән дустанә-тату яшәгән, сәүдә иткән һәм, иң мөһиме, үзе белән тигез күргән. Хәзер исә, Урда ханнары кебек, Казан ханнарын тез чүктереп тотмакчылар. Бу хәл озакка бармас. Казан дәүләтен яулау өчен мәскәүлеләр бик күп кан түгәрләр, бик күп мал сарыф итәрләр. Ике яктан да бик күп халык кырылыр, ә тынычлык килмәс тә килмәс. Мең еллар үткәч булса да, бу халык үз дигәненә ирешер – азатлык яулар. Чөнки Аллаһы Тәгалә бары тик бер халыкны гына бәхетле итә алмый, ул аңа бер бәхетен, бер михнәтен бирер. Ә воевода Василий моны аңламый, аңларга да теләми. Аның бүгенге бәхете киләчәк урыс халкының буыннарына кайгы-хәсрәт кенә китерер. Чөнки татар халкы бик тә диндар халык. Дин исә адәм баласына исем белән керә, җан белән чыга. Хак анысы, кайбер урыслар ислам диненә күчәләр, татарларның кайберләре исә христиан динен кабул итәләр. Ләкин мондый хәлләр бик сирәк буладыр. Олан гына булса да, хәбәре җитеп тора – Иван IV Казан дәүләтен «бабамнан калган йортым» дип йөри икән. Хаталана, хаталана яшь кенәз. Казан белән дуслаш син, Казан белән сәүдә ит. Юк, явызлыкта нияте яшь кенәзнең. Кенәз Василийның тел төбеннән сизде Искәндәр – сугышсыз булмас. Йосыф бәк тикмәгә генә Казан мәркәзенә сылу кызын җибәрмәде. Абасы Тургай дөрес әйткән: юктыр безгә татар белән тыныч яшәү. Нишләп юк соң әле? Бар ул, бар, тик бер-береңнең хәленә генә керергә кирәк. Нишләп соң әле ул коткычы кенәз Василийга карусыз буйсынды? Һичбер сүз әйтү юк, карусыз баш иеп утырды, хәтта бәхәсләшеп тә тормады. Менә ул йомшаклык нәрсәгә китерә, Искәндәр каршы әйтүдән курка, дөреслектән кача, ялганга юл бирә. Бик ихтимал, бәхетсезлеге