Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
баралар. Ләкин ул шагыйрьне генә түгел, Булат бәк Шириннең үзен дә аңлап бетерә алганым юк әле минем. Ил түгел, пәрәвез ятьмәсе үрелгән үрмәкүч ятьмәседер бу. Беләсеңме нәрсә диде беркөнне Булат бәк Ширин миңа: «Үлем көтеп ятасыңмы бу Казанда, кенәз Василий?» – диде. Тәмам өнсез калдым менә. Тәгаен күзгә карап әйтте, басурман. Ә бит үзе минем яклы, урыслар мәнфәгатен кайгыртып йөргән кеше.

      – Хәлеңә керәм, Василий агай, – диде Искәндәр.

      – Ә мин алардан курыкмыйм, Лександр, курыкмыйм. Каршы төшсәләр, барысын Иделгә куып төшерәм дә…

      – Ашыкма, Василий агай, ашыкма. Сөембикә ханбикә кем кызы? Йосыф бәкнеке. Ә ул бәкнең атлы гаскәрен тавык та чүпләп бетерә алмастыр. Әнә шул бәкнең кызы Казанда ханбикә. Казан халкы ханбикәне үз итеп кабул итте. Ханбикәбез ошбу халыкка углан бала да табып куйса, гомер бакый үз ханын күрмәгән Казан Идел кашы булмагае.

      – Ә син, Лександр, бөтенләй үк юләр түгелсең икән бит. Менә нәрсә, син озакка сузмый гына ислам диненә күч. Ашыкма, ләкин шундый максат куй. Син дини нәзарәт мохитенең үз кешесенә әверелергә тиешсең. Шулай кирәк. Бу хакта мин Мәскәүгә дә хәбәр итәрмен, кенәгинә дә риза булыр. Хәер, олуг кенәзнең башы яшь әле, синең хакта белмидер дә, ә менә митрополит белеп торыр.

      – Яхшы, Василий агай, мин тырышып карармын. Уен эш түгел, моның өчен миңа ислам дине кануннарын өйрәнергә туры киләчәк, җомга саен мәчеткә йөрергә…

      – Йөр, йөр, өйрән. Башың бар, акылың камил, татарча сандугач кебек сайрыйсың…

      Искәндәр һич көтмәгәндә Җангали турында хәбәрдар булды. Аннары ислам диненә күчәргә теләве дә хупланды. Хак, агасы Пётр Тургеневтан рөхсәт килмәде, әмма воевода ялгышмый бугай, сарайда калыйм дисә, аңа башка чара калмастыр. Ошбу кәттә һәм бераз әтәчләнергә яраткан воеводаның сүз сөреше дөрес булса, хакка чыкса, ул бүген дә үз вазифасын намуслы рәвештә үтәп килә түгелме соң?.. Мәдрәсәгә керү өчен ул иң әүвәл Җангали ханнан рөхсәт алыр, ә ул аны шәехкә җибәрер. Яңа сайланган Колшәриф каршы төшмәс. Телиме моны Җангали хан, теләмиме, Казан халкы Колшәрифне шәех итеп сайлар. Димәк, ул дөрес юлда.

      – Мин китим инде, Василий агай.

      – Ярый, бар, кит. Мин дә арыдым. Тик онытма, син бүгеннән миңа буйсынасың. Ханбикәне күзеңнән яздырма. Хан минем кулда. Ни сөйли ханбикә, кемнәр белән аралаша, кемгә мөкиббән китә – барысын да миңа җиткереп торырсың. Искәрдең?

      Искәндәр дәшмәде, тик баш игән генә итте, аның ары таба бу кеше белән сөйләшәсе килми иде, җитмәсә, борып эче авырта башлады, әллә майлы чучка ите килешмәде инде, тора да кикертә, тора да эчне бора.

      – Сөембикә ханбикәне Йосыф бәкнең угылы Юныс морза саклый. Егетләре елгыр, җитезләр, уяулар, оста мәргәннәр. Укны кош күзенә тигезәләр, Василий агай.

      – Юныс морзаны беләм. Әлегә сарай хәлләренә игътибар итми кебек. Һәрхәлдә, ул кеше хакында да белешсәң иде. Максаты, теләге нидә? Искәрдең? Хәзер хуш, сау бул!

      Искәндәр урамга чыкты һәм тирән итеп уфтанып куйды. Караңгы төшкән, тын гына кар ява. Һава саф, чиста. Тик Искәндәр