Сөембикә җырлый-җырлый ярга күтәрелде, аның тавышын ишетепме, ишен сагыныпмы, һавадагы тургай, таш кебек атылып, куе үләнгә төшә һәм шым була. Сайрар кош та моңга сусар икән. Әллә соң нәнәш кош хан кәләшен якыннанрак күрергә дип төштеме? Күр, күзәт, нәнәшем: аның өстендә балитәкле алсу күлмәк, яка вә итәкләре кеш тиресе белән каелган, көмеш белән тукылган яшел камзул, куе зәңгәр төстәге бәрхеттән тегелгән калфагының читләренә энҗе-мәрҗәннәр тезелгән, маңгай өстендә, урта бер җирендә, синең күзең хәтле генә асылташ. Муенса ефәк яулыгын җил суырып алып китмәкче, иллә иясе моңа бер дә игътибар итми, аның күз карашы килеп яткан олауда, офык читенә качып барган кояшта. Кичке кояш нурында калфактагы асылташ җем-җем итеп китә, һәм гүя кызның йөзенә ялкынлап ут каба. Сөембикә мөгаллимнәрен куып җитте. Искәндәр мөгаллимәгә тел өйрәтә иде.
– тургай урысча – жаворонок, ә елга, – әйткәнемчә,река, кыз – девица, кәләш – невеста. Суюмбика – невеста, димәк, кәләш, – диде Искәндәр һәм, сирәк тешләрен күрсәтеп, Сөембикәгә таба борылды.
– Ә сиңа татар телен кем өйрәтте, Искәндәр?
– Әнием половчанка иде. Ул мине җырлый-җырлый әлли-бәлли йоклатыр иде, әлли-бәлли итәдер, татлы йокыга китәдер…
– Димәк, син ни урыс түгел, ни татар түгел, – диде Җәмилә, көлә-көлә. – Ягъни син, Искәндәр мөгаллим, сандугач та түгел, карга да түгел, син – саескан.
– Саескан, сорока мин. Да, да, мин – сорока. Хак әйттең, Ямилә туташ.
– Ямилә түгел, Җәмилә, мөгаллим Искәндәр. «Җ» диген әле, әйтик, җилкән, җиләк-җимеш.
– Жиләк-жимеш тамлырак.
– «Ж-ж» түгел, «җ», ертык аваз.
– Мин өйрәнермен, Жамилә туташ. Тырышырмын.
– Мин сине татарчага өйрәтермен, Искәндәр мөгаллим, син мине урысчага. Килештекме?
– Жамилә туташ! Сез мине гаҗәпләндерәсез. Мин – Сөембикә колы.