– Без анда озак булмабыз, Ләйлә. Җәй үтеп бара. Сәфәр ае керде. Илһам хан, бөтен Болгар халкы зур орышка әзерләнә. Каһәр монголлар бире таба яу кузгалырга җыеналар дигән хәбәр бар.
Монголлар сүзен ишетүгә, ниндидер мизгелдә Ләйләнең йөзен курку били, ул ни әйтергә белми тора, ахыр мөгаллимен зарыктырмаска тырышып булса кирәк:
– Мин хәзер күлмәгем генә алыштырам да, – дия-дия китеп бара.
Чарасыз калган мәлләре күп булды Кол Галинең. Ул аңа һәрчак нидер әйтергә теләде, һәрчак әйтә алмады, әйтер сүзе тел очында калды. Ләйлә йөзендә әнисе Зөлхидәне күрсә дә, күңел түрендә һәрчак кемдер сакта торды. Килешми, син аңа ата, нәфесен тыя алмаган телен дә тыя алмас, телен тыя алмаган нәфесен дә тыя алмас дигән тавыш ишетә. Борынгы бабалары һәрнәрсәне әхлак бизмәненә салып үлчәгәннәр, аларның акыллы сүзләрен язып баручы булмаган, акыллы сүзләр гыйбарә буларак телдән-телгә күчкән, һәр буында бу әхлак бизмәненә салып үлчәнгән, сафланган, пакьләнгән, чарланган һәм шомарган, гүя чуерташ хәленә калып, халык лөгате сафына кергән. Тик без, заман бәндәләре, борынгы бабаларыбызның акыллы сүзләренә колак салабызмы?.. Юк, күп вакытта колак яныннан уздырабыз, кавем-нәсел өчен ят һәм чит булган әхлакка йөз тота башлыйбыз. Илһам хан Владимир кенәзенең кызына өйләнде, шуның белән төрки халкының әхлак нигезенә таш атты. Владимир-Суздаль кенәзе белән тигез булмаган солых төзергә мәҗбүр булды. Ләкин урыс тәгаен урыс булып калды, Илһам ханга иң кискен, иң кыен вакытта кул сузмады, ярдәм итүдән баш тартты. Ә бит урыс ил-кырына моңа кадәр булмаган ачлык килгәч, Илһам хан шул ук кенәзгә вә халкына олау-олау, кораб-кораб икмәк озатты һәм урыс халкын үлемнән коткарып калды. Ә берәү булса, урысларның кыен хәлгә калуларын күреп, аларга яу чабар, ачлыктан интегеп яткан халыкларын кырып, биләгән җирләренә ия булып калыр иде. Илһам хан моңа бармый. Ни өчен? Әхлак бизмәнен Аллаһы Тәгаләдән алганга, мөселман булганга, ниһаять. Хәзер илгә кабат яу килә, инде үз кавемнәребезгә кардәш халык, кайчандыр Чин императорлары белән ызгышып яткан монголлар, төркиләр. Бит һәммә аз гына зыялы булган кешегә билгеле: ХI гасырда (милади белән) Шәркый вә Гарби Төркестанындагы Уйгур һәм Тукыз-угыз ханлыкларына каршы Идел буенда Кыпчак һәм Болгар ханлыклары тереклек иткәннәр, ягъни XI гасырда Чиннар чигеннән алып Кияли урыслары биләгән Днепр елгасына кадәр җирләрне Уйгур, Тукыз-угыз, Кыпчак һәм Болгар ханлыклары биләгән, шулардан бары тик бер халык – болгарлар – төпле дәүләт төзи алганнар. Мәгәр аларның һәммәсе дә мәдәни үсешкә йөз тотканнар, чөнки ислам динен кабул