Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
чаклы әнисенеке. Кыяр-кыймас кына ул кызның күлмәк астына яшеренгән сынына күз сала, әлбәттә, күзаллау аша һәм начар эштә тотылган баладай үзалдына кызарынып чыга, кулындагы каләмен кыса төшә һәм күңел чылбырына җыелган шигъри сүзләрне алдындагы ак кәгазьгә тезә башлый. Сабыры төкәнгәндә, ул аны янына дәшмәкче була, каләмен кара савыты читенә куя һәм бер ноктага текәлеп уйга кала. Хәят агышы аның һәрчак сикәлтәле булды, кайчандыр үсмер чакта гашыйк булган Зөләйха аны шигърияткә тартып алып керде. Зөлхидә исә үзенең мөнәсәбәте һәм мәхәббәте белән тәгаен шигърият казанына чумдырды. Хәзер инде чыга да алмас, хәер, чыгасы да килми иде. Язган саен язасы килә, әйтерсең лә кемдер каләменнән тартып бара, әйди, сөйри, чакыра, дәшә. Зөлхидәгә булган мәхәббәте шулкадәр җисми һәм ихлас иде ки, хыяллы төннәрен бары тик аның белән уздырды, төшләрендә күреп интекте. Белмәде ул, белә алмый калгандыр, мөгаен, Зөлхидәнең дә үзенә карата булган мәхәббәтен. Ул бу хакта Кол Галигә сиздерә дә, әйтә дә алмады, чөнки ул Баһман баһадир хатыны иде, җитмәсә, җанкүршеләре. Күңелгә һәм йөрәккә богау салып булмый, диләр. Була икән ул. Зөлхидәгә карата ул үзенең мәхәббәтен богауда тотты, ә бәлкем, ул да аңа карата йөрәген богауларга мәҗбүр булгандыр. Ләкин күздәге мәхәббәт нурларын кем генә яшерә алыр икән. Анысын яшерә алмадылар. Әмма икесе дә әхлак чиген уза алмадылар, алмаслар да иде. Ул аңа мәхәббәте хакында әйтә ала идеме? Юк, әлбәттә. Юк, тагын бер тапкыр юк. Чөнки мәхәббәтләре артыгы белән изге, артыгы белән саф һәм ихлас иде. Зөлхидә аның өчен үтә алмас дивар иде. Тик күңел үтми торган диварлар бармы ул, юк, булачак та түгел. Йөрәкне тышауларга мөмкин, әмма күңелне…

      Хәзер ул аның кызы Ләйләне һәркөн күрә, һәркөн ул кыз бала аның янында. Шигырьләрен күчерә, төпләүчеләргә бирә. Ләйлә аның тирәсендә уралып йөргәндә һәм кыштыр-кыштыршигырьләрен күчереп утырганда, аның акылы ял итә, хәйләкәр дөнья мәшәкате артка чигә, алгы санга еллар буена язган һәм әле булса язуын туктата алмаган иҗат илһамы килә. Кем тарафыннандыр күмелгән, якты дөньяга шифалы һәм саф суын чыгарырга интеккән чишмә кебек, Болгарга кайткач, Кол Гали бер мәлгә язудан туктаган иде, хәзер исә, бигрәк тә Ләйлә килгәч, шигърият чишмәсе юл ярып өскә чыкты һәм челтер-челтер ага башлады. Күптән башланган кыйссасы да тәмамланып килә. Ул аны тәмамлар. Аннары арыган, алҗыган һәм шул ук вакытта җиңеләеп калган хәлдә, хан бакчасына барыр, мәчеткә керер, хөтбә әйтер алдыннан, тигез наратларга, кырпалган куакларга – тирә-яктагы манзарага бага-бага хозурлык кылыр. Тик әле кыйссага соңгы фасылны язасы бар. Кич якта Мәфтуха апа пешергән токмач ашын бер табынга утырып ашарлар. Сәер: ул Ләйлә йөзендә гел әнисе Зөлхидәне күрде. Аның һәр вәгъдәсе, һәр күз карашы, шигъри сүзләре кыйсса юлларында урын алды, мөлаем вә сөйкемле карашлары, күз сирпүләре энҗе бөртекләре кебек кәгазь битенә төште.

      Кол Гали каләмен куйды, кулларын кушырып, соклануын яшерми Ләйләгә карады. Ахыр түзми, яңа гына ак кәгазьгә төшергән юлларын укыды:

      Ул Җәбраил, хәбәр алып, тагын килде,

      Тәңресеннән