Хансарайга беренче керүе иде Ләйләнең. Ул башта хан янында утырган ак йөзле ханбикәне күрде, чырае да ак, өстендәге киеме дә акка зәңгәр буй төшкән күлмәк иде. Шуннан соң гына Илһам ханга игътибар итте. Буйчан һәм шактый кырыс булып күренде ул аңа. Кара сакаллы, җиләне аяк йөзләрен үк каплаган, әмма җилән гелән алтын, җем-җем итеп куя. Башында таҗ түгел, ниндидер кеш тиресе белән каелган алтын сыман кәләпүшне хәтерләтә. Хан Ләйләне күрде дә җиңелчә генә баш иеп исәнләште, Кол Галигә кул биреп күреште. Ханбикәсе исә ханнан бер тотам калмады, хан аларны түр яктагы сәкегә хәстәрләнгән табынга алып китте.
Ханбикәне күргәч, Ләйләнең ни өчендер әнисе күз алдына килде, ниндидер охшашлык тапты бугай ул аларда. Әле булса хәтерендә, әнисен алып китәргә иткәч, ул: «Кызым белән генә саубуллашыймчы?» – дип сорады. Нойон каршы килмәде. Ул кире борылып килде һәм Ләйләне кочагына алды: «Кызым, бәгърем, күз нурым, бәгырькәем, аералар ич, аералар безне». «Әнием, елама, елама, әнием, мин еламыйм бит», – диде Ләйлә. Ни өчен, үзе дә белми. Чөнки бабакае Биккол янәшәдә генә басып тора иде, шуңа курыкмагандыр, мөгаен. Ләкин әнисе китәргә кузгалгач, аның аркасын күрүгә, Ләйлә кычкырып елап җибәрде: «Әнием, әнием, китмә, китмә!»
Шуннан аның янына Биккол бабакае килде, юатырга тотынды һәм аңа: «Менә бу агаң сине өйгә алып кайта торыр, бар, аның белән китә тор, мин дә кайтырмын, тынычлан, елама», – диде.
Сәүдәгәр аны күтәреп арбага утыртты һәм туган өенә түгел, ә Җамалбикә абыстай кулына китереп тапшырды.
Табынга утырышкач, Илһам хан чынаякка ясаган чәйгә үрелде, уртлап куйды, кипкән йөзем алып капты.
– Кол Гали туганый, Туран дөньясының Харәземшаһ дәүләте җимерелгәч, мин борчуга калдым. Төрки илләреннән берүзебез калып барабыз бит. Харәзем Туран халкының энҗесе, йөзек кашы иде. Борын-борын заманда, кайбер аксакалларыбыз әйтүенә ышансак, Искәндәр патша, Фарсы шаһы Дарийны җиңгәч, төрки дөньясына юнәлә. Ләкин фарсыларны үтеп, безнең далаларга чыккач югалып кала. Чөнки төркиләр Искәндәргә моңа кадәр күрмәгән каршылык күрсәтәләр. Ошбу халыкны җиңү максаты белән, аның төрки кавеменең башлыгы кызына өйләнүе дә хактыр. Раушания дип атаганнар бугай ул кызны. Имеш, борынгылар әйтмешли, Кояшлы каланы нәкъ менә шул патша Раушания хатынына салган. Безгә ул хатынның Искәндәрдән углан табуы мәгълүм. Әнә шул кала да хәтта монголлар кулына күчте. Мин беләм: Кол Гали хәзрәтләре, Олуг Мөхәммәд төрки халкына хас булмаган явызлык кыла: Чыңгыз ханның илчеләрен үтертә. Илчеләрне шаһ үзе түгел, вәзире кылган дип тә сөйлиләр. Әмма кара этнең бәласе ак эткә төшә ич, гаепле булып кала Олуг Мөхәммәд, бөтен нәфрәтен Чыңгыз хан аңа юнәлтә.
– Алай ук димәс идем мин, хан хәзрәтләре, – диде Кол Гали, кәсәсен куеп. – Милади белән 1206 елда Харәземдә һөнәрчеләр баш күтәргәч, Олуг Мөхәммәд меңнән артык кешене дар агачына астыра. Шуның чаткысы буларак 1212 елда шаһка каршы Сәмәрканд халкы баш күтәрә. Олуг Мөхәммәд гүзәл каланы гаскәриләреннән җимертә, каланы өч көн буена яугирләреннән талата. Димәк, шаһ үз халкы белән сугыша башлаган була инде. Бит, хан хәзрәтләре, илне гаскәр түгел,