Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
хан хәзрәтләре. Мин бер хакыйкатьне аңладым. Хөсетле, мокыт вә гафил буларак, монголлар иртәме-соңракмы безнең гореф-гадәтләребезне генә түгел, телебезне, динебезне дә кабул итәрләр. Һәм шуның белән безне җиңгән халык җиңелүгә дучар булыр.

      Илһам хан баһадирны кечкенә өстәл янына әйдәде, чокырларга кымыз койды.

      – Имамың кем иде синең, баһадир?

      – Мәхмүд Ясәви, хан хәзрәтләре. Хәзер ул Каракорымда. Имам хәзрәтләре монголлар мәнфәгатен яклауга күчте.

      – Бачман баһадир, Ходай Тәгалә һәр халыкка да җирен-суын бүлеп биргән. Кем дә кем нәфесен тыя алмый, теге йә бу халык җиренә яу чабып аны яулый һәм төпләнеп калырга тели икән, бу халык ошбу җирдә барыбер бәхетен тапмас, чөнки Аллаһы Тәгалә, юктан бар иткән халыкларны бары тик үзем урнаштырган җирдә генә бәхетле итәрмен, дигән. Минем сәүдәгәрем вә имамым Сүбәдәй тирмәсендә гомер итәләр. Алар миңа монголларның сулыш алган һәр адымын хәбәр итеп торалар. Тик бит сан ягыннан монголлар күп тапкыр бездән өстен. Тәүге сүзем бары тик шуның өчен генә, киңәшеп карау йөзеннән генә әйткән идем, баһадирым. Монголлар белән килешә алган хәлдә дә, Олуг Мөхәммәд көненә калуыбыз бар, әлбәттә. Чөнки без бер тапкыр гына монголлар белән йөзгә-йөз килеп орышмадык.

      – Бусы ахыргысы булыр, без аларны җиңәрбез, хан хәзрәтләре.

      – Амин, баһадир, амин.

      – Хан хәзрәтләре, без монголлар белән уртак тел тапмабыз. Шактый каты кыйнадык без аларны, үчле алар безгә. Монголлардан игелек көтү безне чарасыз гына итәр. Шул булыр минем сезгә киңәшем, хан хәзрәтләре.

      – Артык баһадир да шулай ди. Тик бит чирү башында безгә үчле Сүбәдәй баһадир түгел, Чыңгыз ханның оныгы Батый хан тора.

      – Батый хан орышларда яңа чирканчык аладыр, хан хәзрәтләре. Миңа калса, рәсми төстә булмаса да, чирү белән Сүбәдәй баһадир идарә итә. Корылтайда нәкъ менә Сүбәдәй баһадирның сүзе өстен чыгуы безгә мәгълүмдер, хан хәзрәтләре.

      – Димәк, Бачман баһадир, безгә соңгы тамчы каныбызга кадәр сугышырга, калаларыбызны сакларга гына калачак.

      – Юк, хан хәзрәтләре, онытмасагыз иде, ил терәге Болгар булыр, Болгар яуланса, ил дә таралыр. Дошман һәр каланы яулауда зур югалтуларга дучар булса гына, Болгар исән калачак. Мин монголларга калада торып булса да, дала-урманнарга чыгып булса да тынгылык бирмәм, хан хәзрәтләре.

      – Болгарның коралы камил, иншалла, дошманга каршы торырга куәт табарбыз.

      – Кичерегез, хан хәзрәтләре, миңа китәргә вакыт, бикәм көтә.

      – Җиңгәчәйгә сәлам әйт.

      Илһам хан баһадирның ни өчен Болгарга килүен белмәде һәм бу хакта сорарга да яхшысынмады. Соңыннан гына, баһадир китеп бераз торгач кына, кәефем сынарга килгән дигән нәтиҗәгә килде. Ә кәефе аның, әйтергә кирәк, шәптән түгел иде.

11

      Сарай тарханы, диван вәзире, диван казые, диван мәлиге, кала наибы, казнабаш, җансакчылар башы, атбагучылар башы, бакбашларны Илһам хан аерым-аерым чакыртып сөйләште. Күбесенең гаилә-балалары Казан, Җүкәтау якларына озатылган иде инде. Әмма корал тотардай,