Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
буе җитсен дә, Ләйләне мөгаллименә генә бирербез инде», – дигән идең. Юк, көлмәдең син, ихлас күңелдән әйттең, ә ир-канатың синең теләгең ихлас кабул итте. «Көтсә ярый да бит, көтмәс, бүгенге яшьләр ашыгалар», – дигән иде. Ә син әйттең: «Көтәрсеңме, мөгаллим абыйсы?» – дидең. Мин, ни әйтергә дә белми, тәгаен каушап калдым, бөтен бер гәүдәмне, кулларымны кая куярга белмим. Әйтерсең син мине үтәли күрәсең дә, барысын да беләсең кебек иде. Шуннан баһадир Баһман әйтте: «Мөгаллиме көтсә, Ләйләнең бүгеннән үк колагын тешләттерәм», – диде. Йа Хода, шундагы тартынуларым, оялуым белсәң икән, мин бит, дивана, сиңа гашыйк, үлепләр гашыйк, ирең, җиде-сигез яшьлек Ләйлә кызыгызның колагын тешләттереп, үсеп җиткәч, миңа кияүгә бирергә җыена. Әллә чын, әллә гелән шаярту булды, бу сөйләшүләр ниндидер дәрәҗәдә икебезне дә бер-беребезгә якынлаштырды. Мин синнән башка, сине күрми яши алмый башладым. Кыйссам язарга утырсам, күз алдымда син булдың. Хак, кыйссамдагы Зөләйха исемен дә сакладым, чөнки яшьлек, үсмер чагымдагы мәхәббәт тә миңа бик кадерле иде, вәләкин сиңа булган мәхәббәтем бөтен изге хисләремне үзенә тартты да алды. Әле дә мин, күк гөмбәзенә багып, синең йолдызың эзлим. Һәр кеше үз йолдызы белән туа, ди бит. Син, бәлкем, үзеңә гашыйк егетне күктән күзәткәнсеңдер. Егет дип, мин күптән егетләр яшеннән узган инде, шуңа карамастан мин егет әле, өйләнмәгән, буйдак һәм синең миңа егет дип әйтергә хакың бар. Ни уйлыйсың син бу мәлдә? Кайларда йөрисең, кемнәргә эч серләрең сөйлисең, кемнәр белән уртаклашасың? Исеңә төшерәсеңме Кол Галине, синең күзләреңә томраеп карап торса да, мәхәббәте турында бер кәлимә сүз әйтә алмый аерылышкан кешене?! Юктыр, сине, бәгырькәй, башка кайгы-хәсрәтләр баскандыр. Синең гүзәллегеңә таң калып, корыч баһадир Сүбәдәй, йөзләрчә, меңнәрчә хатын-кызлар арасыннан сайлап алып, Җучи хан ыстанына җибәрә. Синең нурлы йөзеңне күргәч, ул хан, хәйран калып, йөрер юлын туктап, аягыңа төшкән булыр иде. Чөнки синең йөзеңнән һәрчак нурлар балкып торыр иде. Ләкин Ходай бар икән әле, ул сине күрми ошбу якты дөньядан киткән, атасының кече хатыны агулап үтерттергән, дип сөйләделәр, һич булмас димә, булгандыр да, чөнки хакимлеккә омтылган кеше иң якын кешесенең дә башын кисәргә кыя. Әгәр дә мәгәр күргән булса, ул сине берәүгә дә бирмәгән булыр иде. Әлбәттә, күкрәгендә ирлек җаны, сынында куәте булса, чөнки, Зөлхидә, синдәге мөлаемлык, итагатьлелек, гыйффәтлек үзе бер дөнья, үзе бер көч-куәткә дәрт бирүче рухи азык, татлы җимеш иде. Кайчак син миңа: «Уз инде, уз, Кол Гали, ятсынып торма, Баһман агаң өйдә юк, Ләйлә белән без икәү генә», – дияр идең һәм мин һаман да кузгалырга кыймый торгач, килеп кулымнан алыр идең, түр якка алып кереп, иң олы кунак утырасы урынга утыртыр идең. Утырыр идем дә әлегә кадәр кыяр-кыймас яшереп тоткан алсу гөлем бирер идем. Һәм сиңа түгел, яныбызда уралган Ләйләгә. Күрдем, сиздем бит мин: син аны үзеңә биргән кебек кабул итәр идең, чәчкәнең хуш исләрен иснәр идең дә: «Бар, кызым, гөлеңне чүлмәккә утырт, су салырга онытма», – дияр идең. Ә үзең, шундый якын итеп, миңа карап куяр идең, мин, бахырың, гүя күккә ашар идем. Кайчак мин Ләйләне кулыма алгач,