– Дога кылып кына саклап калып булмас бит, хан хәзрәтләре.
– Мин имамнар догасына гына таянмыйм, Кол Гали туганый. Кальгаларым ныгыттым, коралларым камилләштердем, аннары халкыма да ышанам, иншалла, баш бирмәс. Шул ук вакытта мин сиңа да зур өмет баглыйм, туганый. Хак, халыкка дога гына аз, аңа синеке кебек шигърияткә салынган ялкынлы сүзләр дә кирәк. Халыкның рухи көче синең шигырьләреңдә, кыйссаларыңда чагылачак. Рухи көч исә – үлемсез, мәңгедер. Мин «Кыйссаи Йосыф» дигән дастаның тәмамлап киләсең дип ишеттем…
– Әйе, бу шулай, хан хәзрәтләре.
– Күчерүчеләр, төпләтүчеләр миннән булыр, туганый.
– Рәхмәт, хан хәзрәтләре. Мин бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышырмын.
– Дошманның һәр ыстанында безнең кешеләр бар, Кол Гали. Имамнарыбыз, сәүдәгәрләребез. Алар барысы да язу белән эш итә. Ә монголлар, нигездә, белемне уйгур мөгаллимнәреннән алганнар икән. Димәк, күп тә үтмәс, без аларны барыбер җиңәрбез… Тик ул вакытта без генә булмабыз… Мин ишеттем: Чыңгыз хан да ислам динен кабул итәргә булган һәм иткән дә икән дип. Тик аңа имамнар шарт куйганнар: хаҗга барырга, әул аяклары сызлауга сылтап бармаган, имеш.
– Булган андый хәл, хан хәзрәтләре. Ләкин Чыңгыз хан аяклары сызлаудан түгел, хәлифә белән бәхәскә кергән булган, ә хаҗга хәлифә илләре аша узасы.
– Аллага шөкер кылам, без гафил булмадык. Кыйблабыз – ислам, чишмәбез белем булды. Мәдрәсәләребезне Хәндҗәл хан ук салдыра башлаган, мөгаллимнәр укыткан. Хәер, бик борынгы бабаларыбыз Кубрат хан да, аның угланы Кодрак та, аның угланы Ишкул да, аның угланы Иллек тә, аның угланы Болгар да, аның угланы Тукый хан да, аның угланы Айдар хан да, аның кияве Хәндҗәл хан да, Айдар хан угланы Зөбәер хан да, аның угланы Мөхәммәдәмин хан да, аның угланы Силки хан да, аның угланы Алмас хан да, аның угланы Микаил хан да, аның угланы Әхмәд хан да, аның угланы Беренче Мөэмин хан да, аның угланы Талиб хан да, аның угланы Икенче Мөэмин хан да, аның угланы Шәмгун хан да, аның угланы Хәйдәр хан да, аның угланы Мөхәммәд хан да, аның угланы Сәгыйд хан да, аның угланы Бараҗ хан да, аның угланы Ибраһим хан да, аның угланы Сәлим хан да, – Илһам хан сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бераз хәл алып торды, – һәм менә, туганыем, мин – Илһам хан. Мине дә исәпкә алып, һәммәсе егерме биш хан булабыз. Барысы да дәүләт биләгән, тәхеттә утырган, халык белән идарә иткән. Син укыган, белемле кеше, туганый. Мин янә бер нәрсәгә игътибар иттем. Пәйгамбәрләребез дә егерме биш булган икән ич. Ни бу? Очраклы хәлме?.. Түгелдер, туганый, чөнки бу хәтле туры килмәс иде. Менә