Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
кулына алып, энҗеләрен тезәргә генә җыенганда, аның янына Ләйлә керде. Башына килгән бөтен уй-хыялы сибелде, таралды, фикер җеп очы кулыннан ычкынды. Ул хәзер тик аны күрде, гәрчә ул кергән ишеккә әйләнеп карамаса да белә иде: ул – Ләйлә. Кулыннан каләме төште, балачактагы кебек колакларын селкетте, түбәтәен рәтләде. Бөтен хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында самимилек, гасабилык чалымнары күзгә ташланса да, Ләйлә аңардагы үзгәрешне күрмәде дә, сизмәде дә. Әллә нигә чарасыз кала башлады ул, Ләйлә килеп кергәч яза алмый, зиһене бутала. Җитмәсә, өстәлгә куйган каләме тәгәрәп китте, менә-менә өстәл читенә җитәчәк, ак киезне карага буяр, ләкин каләм алтын кара савытына сөрелде, туктап калды.

      Үрелде, каләмне кулына алды. Күтәрелеп караса, каршында алиһәдәй Ләйлә басып тора.

      – Мөгаллимем, хан кырында күңелле булдымы? Сөйләштегез дә сөйләштегез. Ә миңа ханбикә ошады, ул шундый садә, гыйффәтле.

      Каләм янә өстәлгә ятты. Нинди язу ди инде, каршында үзе— алиһә басып торганда.

      – Илһам хан борчуда, зур орышка әзерләнә, каһәр монголлар илгә яу йөрергә җыеналар. Ә ул барысыннан да хәбәрдар. Аның үз кайгысы үзенә бик җиткән, Ләйлә.

      Каләмен янә кулына алды, ике бармак арасына кыстырып бөтергәләп торды.

      – Ханбикә, дошманның һәр ыстанында безнең кешеләребез бар дип мактанды. Артык баһадир угланы Ташбай Күнбай бәк төмәне белән очрашкан, бик каты орышканнар, болгарлар монголларны Җаекның аръягына куып җибәргәннәр, олауларын, хезмәтчеләрен, хатын-кызларын әсир иткәннәр, диде.

      – Бу хакта Мәрьям ханбикә генә беләме?

      – Белмим. Мин аңа, минем әнием Күнбай бәктә, ул аны ирексезләп алып китә, дип әйтеп кенә әйттем. Әниемне Ташбай углан егетләре коткарган булсалар, мөгаллимем…

      – Амин, амин, Ләйлә. Әйдә, Аллаһы Тәгаләдән шулай булуын сорап дога кылыйк.

      Дога кылдылар. Күзгә-күз карашып алдылар.

      – Нигә бу хәбәрне кичә үк әйтмәдең, Ләйлә?

      – Алар юлда икәннәр инде, бүген-иртәгә кайтып җитәрләр, диде.

      – Соңгы фасылны язарга утырган идем, Ләйлә. Бу хәбәрең йөрәгем җилкетеп җибәрде. Калдырып тор әле мине…

      – Йосыф вафаты фасылын язасыңмы, мөгаллимем?

      – Син каршымда басып торсаң, Йосыф вафаты фасылын да, хәтимәсен дә яза алмамдыр, Ләйлә.

      – Кичер мине, мөгаллимем. Мин киттем. Төпләүчеләргә барасым бар.

      – Хан, төпләүчеләргә үзем түләрмен, диде. Әллә ниләр ышандырып йөрмә.

      – Яхшы, мөгаллимем.

      Ләйлә генә чыгып киткән иде, читлектәге тутый кошчык сайрарга тотынды. Кол Гали күзләрен йомды. Һәм Зөлхидәне бөтен барлыгы белән күрде. Йөзе кояш кебек балкый иде, хәтта ай оялыр иде бу яктылыктан. Зөлхидәнең хәтта кулларыннан да нурлар балкый, аның нурлары Кол Галинең йөрәгенә үтеп керә, сөенечле бәхетен тагы да тулыландыра, хыялын йөгәнсез итә. Түзмәде, үрелде, каләмен алды һәм гүя аның кулыннан алды, ул хәтта аның бармак җылысын тойды. Ни кылырга белмичә, кулны сөя-назлый башлады. Сихри көчкә, тылсымга