Йа Зөләйха, бу угланга күп хөрмәт кыл,
Аңа лаек илтифатлар һәм гыйззәт кыл,
Миннән артык олыла син һәм хезмәт кыл,
Балабыз юк, бу угланыбыз булсын имди…
Күңеле Ләйлә һәм аның анасы Зөлхидәдә булса да, каләм очына инде күптән языла башлаган, мәгәр һаман тәмамланмаган Йосыф кыйссасы килде.
Гъәзиз сүзен Зөләйха да бик хуплады,
Йосыфны ул хөрмәт кылды, олылады,
Аңа өч йөз алтмыш төрле кием алды,
Һәркөн бер төреннән кидерер имди…
Каләме туктамады, бары тик шәм мае бетеп, күзләре күрмәс булгач кына, урынына барып ятты һәм йокы аралаш үзалдына: «Иртәгә Ләйлә белән Ага Базарга барырлар, үзенә нинди күлмәк-кием тели, алырлар. Капчык кебек күлмәк килешмәс аңа, затлы тукымадан булса да. Безнең Болгар халкы җиң очларын, итәкләрен кат-кат балитәкләп, күзгә ташланырлык матур һәм төрле төстәге тукымадан тектерә. Болгар халкы угызлар түгел, бу халык, бер телдә сөйләшсә дә, бер дингә табынса да, үзгәрәк тереклек итә, биредә кышы да усалрак, җәе дә гүзәлрәк һәм хозуррак була, болындагы чәчкәләр кебек хатын-кызларыбыз да чуаррак киенергә ярата», – дип уйлады.
Һиҗри белән 633 елның Җөмәдел-әүвәл аенда, Маймыл елында Дәшти Кыпчакның һәм шул төбәктәге олысларның калаларын яулап алырга тиешле ханнар вә угланнар: Түләй хан ыруыннан Мәнгү ханның угланы Бүчек, Үгәдәй хан ыруыннан Гүйәк ханның өлкән угланы һәм аның туганы Кадан, Чыгытай балаларыннан Бүри, Байдар һәм Чыңгыз хан малайлыкка алган Күлкән, Җучи хан уллары – Батый хан, Урда хан, Шәйбан хан, Тангут хан һәм корыч баһадир Сүбәдәй, янә берничә нойон җитәкчелегендәге төмәннәр, Каракорымнан чыгып, көнбатышка таба кузгалдылар. Җәйге матур айларны алар юлда үткәрделәр, ә көзен Җучи олысының көнбатыш тарафларын саклаган һәм Болгарны борчып торган Сүбәдәй баһадир белән Күнбай бәк төмәннәренә килеп кушылдылар. Бу хакта Илһам ханга Биккол хәбәр итте. Тагын бер атнадан янә бер хәбәр килеп иреште: монголларның төп чирүендә 160 мең яугир тупланган.
Әнә шул көч Маймыл елының көзге айларында Саксинга ябырыла. Атна дигәндә, монголлар Саксин каласын алалар, әБачман баһадир үзенең сугышчылары белән Сөмбелә каласына качып китәргә мәҗбүр була.
Илһам хан ныгытылган каланы һәркөн чыгып карады, гаскәриләрен тикшерде, тупларны күздән кичерде. Кирмәннең кала кальгасына җитү өчен генә дә, баганалар очлап утыртылган дүрт үрне үтәргә, су тутырган канал-арыкны кичәргә кирәк булачак иде. Бу араны гына үткәндә дә, дошманга туплардан атарлар, ут яудырырлар. Каланың беренче кальгасын үткән хәлдә дә, эчке кальга бар, анда янә туплар куйдырды Илһам хан. Һәр кальгада уналты манара, һәр манарада иң оста тупчылар. Нәкъ менә алар монголларны ерактан утка тотачаклар. Кирмән-кальгага кермәгән һәр мәхәллә дә үзенә күрә ныгытылган иде. Габдулла угланы ныгытып яткан Биләр дә Болгардан калышмый, әлбәттә, Кашан да, башка шәһәр-калалар да. Шуның өчен Илһам хан тыныч иде. Әйе, алар дошманга