Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
Мин рәхимсез!

      Низам. Гомәр?! Алай димә инде, Гомәр. Егет бул инде, Гомәр. Ризванга исем дә китми, синнән куркам. Җибәр инде. Хәзер әйләнеп кайтам. Дамирәгә аңлатам да кайтам. Яратам мин аны, беләсеңме!.. Харап итмә мине. Үтермә мәхәббәтебезне, Гомәр, коткар.

      Гомәр. Ярый, алайса, бер юлга…

      Низам. Рәхмәт, Гомәр. (Китәргә җыена.)

      Гомәр. Тукта!

      Низам (Гомәр янына юргалап килеп). Нәрсә, Гомәр?

      Гомәр. Күрә торып антыңның бозылуын теләмим.

      Низам. Гомәр?..

      Гомәр. Ашыкма. Бар, кереп ят, мин йоклагач китәрсең.

      Низам. Алай итмә инде, Гомәр. Телисеңме, мин сине тирбәтеп йоклатам. Ят, Гомәр, ят. (Гомәрне гамагына яткыра.) Йом күзеңне. Менә шулай. Әлли-бәлли ит. Тәмле-татлы төшләр күр. (Гамакны тирбәтә.)

      Гомәр. Әкрен, егасың.

      Низам. Яп авызыңны, йом күзеңне. Әлли-бәлли. (Көйләп.)

      Сарыклар да йоклады инде…

      Гомәр. Бозма мин чыгарган җырны. Сарыклар түгел, тавыклар.

      Низам. Ярый, ярый, тавыклар.

      Тавыклар да йоклады инде.

      Гомәр. «Йоклады инде» түгел, «йокламый әле».

      Низам. Аңладым.

      Тавыклар да йокламый әле,

      Балыклар да йокламый әле,

      Халыклар да йокламый әле,

      Син тынычлап йокларсың, яме.

      Әлли-әлли, әү-әү, бәлли-бәлли, бәү-бәү.

      Гомәр, булдымы?

      Гомәр. Булды.

      Низам. Йокыга киттеңме?

      Гомәр. Киттем.

      Низам. Мин дә киттем. (Чыгып йөгерә.)

      Гомәр башын күтәреп, аның артыннан карап кала, чатыр ишегендә Ризванны күреп, гырлый башлый. Ризван, як-ягына карангалап, бау янына килә. Алинә күрсәткән елга борылышына карый. Бауны атлап чыга.

      Гомәр (башын күтәреп). Ризван, кая юл тоттың?

      Ризван (каушабрак калган). Син нишләп йокламыйсың?

      Гомәр. Йоклаган идем – уяттың.

      Ризван. Низам кайда?

      Гомәр. Чатырга бергә кереп киттегез.

      Ризван. Ул юк.

      Гомәр. Алайса, белмим.

      Ризван. Беләсең.

      Гомәр. Белсәм беләмдер.

      Ризван. Кай якка китте?

      Гомәр. Нигә миннән сорау аласың әле? Син кем дә мин кем.

      Ризван. Анысын киләчәк күрсәтер. (Китәргә җыена.)

      Гомәр. Күрсәтүен күрсәтер, әмма син урыныңа кереп ят.

      Ризван. Нәрсә-ә?

      Гомәр. Кереп ят, төнгә каршы чыгып китмә кызлар эзләп.

      Ризван (югалып кала). Син мине кем дип беләсең?

      Гомәр. Кемлегеңдә эшем юк, ант иткәнеңне күреп тордым.

      Ризван. Мин Низамны алып кайтам.

      Гомәр. Сабый түгел, үзе дә кайтыр.

      Ризван. Кайчан?

      Гомәр. Бүген булмаса, иртәгә.

      Ризван. Иртәгә соң була. Антын бозып өлгергәнче алып кайтырга кирәк.

      Гомәр. Бәлки, ул кызлар янына китмәгәндер?

      Ризван. Шигем бар.

      Гомәр. Алайса, үзем алып кайтам.

      Ризван. Юк, нишләп йөргәнен мин үзем күрергә тиеш. (Горур гына атлап чыгып китә.)

      Гомәр, гамак өстенә басып, аның кай якка киткәнен карап кала.

      Тәнзилә үтеп бара.

      Гомәр. Тәнзилә! (Тәнзилә эндәшмәгәч, гамактан төшеп, Тәнзилә