Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
мясо» булырга ашыкмагыз, өлгерерсез!» – дип әйтеп ташладым. Мин нәрсә әйткәнемне фәкать авыздан чыгып колакка кергәннән соң гына аңлыйм. Янда курсантлар бар иде. Отбой булгач, төнге сәгать икеләрдә мине аягымнан тартып уяттылар. Конторага алып керделәр. Анда яңа политрук һәм таныш түгел хәрби кеше утыра иде. Иң элек Бадыйговны чакырдылар, сорыйлар: «Чикин шулай әйттеме?» – диләр. Бадыйгов ярарга тырышып, өтәләнә-өтәләнә әйтте: «Әйе, әйтте, иптәш политрук!» – диде. Алләмов та шуны раслады. Шулай да йөзенә миннән уңайсызлану билгеләре чыккан иде. Бадыйговның йөзе кояштай яктырган, ә Алләмовныкы болыт каплаган кебек караңгыланган иде. Намус дигән нәрсәнең икесендә ике төрле булуын сиздем мин. Тагын бер рус малаеннан сорадылар, ул да ишеткәнен әйтте. Ул чыккач, политрук мине сүгәргә кереште. Аты-юлы белән сүгә, мине властька каршы пропаганда алып баручы дошман дип исбатламакчы була. Үзен миннән шундый ысул белән аера: янәсе, ул минем эчтә дошман утырганын күптән сизеп йөргән, вакытында фаш итә генә алмаган. Һәр аңлы совет кешесе ватанын саклап кан коя, ә мин дошман тегермәненә су коеп ятам икән. Кыскасы, «халык дошманы» булып чыктым мин.

      Политрук теге хәрби алдында, тиресеннән чыгарга җитешеп, әй тырышты, әй тырышты. Шул рәвешле үз өстендәге җаваплылыкны төшерә иде бугай. Хәрби кеше бер сүз дәшми, тамашачы кебек тик кенә утыра. Сыный шикелле иде. Политрукны сынагандыр, чөнки ул тагын бик озак үзенең сизгерлеге җитмәве турында тәүбә итте әле: «Мин Чикин турында төн йокыларымны калдырып уйлана идем, чөнки моннан алда да сигналлар булган иде, – дип акланды политрук. – Әһәмият биреп җиткермәгәнмен, эш-эш дия-дия, күз уңыннан төшергәнмен. Бу – минем өчен зур политик сабак, моннан соң мин сизгеррәк булырмын, һәр чатаклыкны туганчы ук бетереп барырмын. Кара син бу сукин сынны, ә? Җанында нәрсә саклап йөрткән бит! Кызыл армиягә каршы пуля качырып тоткан һәм җай чыгу белән аркасына терәп аткан. «Пушечное мясо» – кирәк бит, ә? Фронтка бару белән, син пленга бирелер идең, ярый вакытында сизгер иптәшләр фаш итте». «Юк, пленга бирелмәс идем!» – дип кычкырдым мин. Политрук йөрүеннән туктап, билендәге каешын кысыбрак эләктерде. Мине гаепли-гаепли үзеннән тибәргәндә, күп энергия түкте шул, шактый нык ябыкты. Шулхәтле котырынып кычкырынуга каешы бушамый хәле юк. Ач яңаклары да эчкәрәк батып керде. Сеңерләрдән генә торган эре җепселле мунчала муены да нечкәргән сыман иде. Мине гаепләп сөйләгәндә, үзе һаман теге хәрбигә карый, янәсе, җитәрлек кадәр эттән алып эткә саламмы дип, аңардан пичәт суктырып ала кебек иде. Бер төген дә селкетмичә, күзен бер урында гына тотса да, политрук аның үзен хуплап утыруын нинди төсмереннәндер чамалый иде. Миңа катырак пычрак атса, гаепләсә, аңа яхшырак буласын бик яхшы аңлап эш итә. Бездә бит, гомумән, кеше хезмәт белән карьера казанмый, ә үзе шикелле икенче берәүне фаш итеп, гаепләп зур дәрәҗәгә ирешә. Фәкать шул юл белән генә. Шуның өчен җыен әтрәк-әләм эшлексез карьеристлар начальник булып бетте. Безнең тәртипләр үзләре шуны китереп чыгара. Рас шундый тәртип икән, адәм балалары аңа бик тиз җайлаша. Ялагайлар, эшлексезләр,