Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
кенә кала. Җиңелләр белән әйбәт, эшне катлауландырмыйлар, зурга җибәрмиләр. Ул кызларга егетләр дә рәхмәтле була. Ләкин андый кызларны, гадәттә, тормыш юлдашы гына итмиләр. Ә Лена – четерекле зат. Һәрнәрсәгә артык җитди карый. Үз-үзенә ышанып җитмидер, мөгаен. Әллә таяныр, булышыр кешеләре юкмы, һәрхәлдә, бар авырлыкны үзе генә күтәреп яшәгәнгә охшый ул.

      Минем хисләр, Ленаның каршылыгына очрап, барыбер сүрелмәде, отыры көчәйде генә. Мин-минлек тә үҗәт авазлар белән үчекләп торган кебек иде. Ничек инде, мин аңа чын тойгыларымны белгертәм, ә кыз барын да кире кага. Мине юкка чыгара, хисләрне генә түгел, мине шәхес буларак та танырга теләми. Асылда, шулай килеп чыга бит… Үзенең бетүе, чүпкә калуы белән кем килешә алсын? Юк, Лена алай итмәсен, мине беткәнгә санамасын. Мин алырга гына телим, имеш. Әллә чынлап та шулаймы? Адәм баласын иң күп алдаучы – ул аның хисләре. Әллә мине дә хисләрем алдыймы?

      Лена белән ара өзелмәде, киресенчә, тагын да якыная гына барды. Безнең ачыктан-ачык аңлашу ярдәм итте бугай. Ул минем кайбер сыйфатларымны белде, мин – аныкын. Лена да уйлана иде шикелле. Очрашкан саен әйбәтләнә, йомшара барган төсле иде. Хисләренә дә ирек биргәли, иркәләүләргә җавап кайтара, кире җибәрми иде. Берсендә шулай әйтеп тә куйды:

      – Син мине барыбер ташлаячаксың, шулай бит, йә, боргаланмыйча гына әйт әле? – диде һәм торып утырды, чәчендәге приколкаларын алып, авызына капты, төзәтенә башлады. Үзенең күзе гел миндә иде. Мин ни әйтергә белмәдем, өйләнергә дигән уем да юк иде. Ялганларга кирәк иде, шайтан, кызлар янында гел дөресен генә сөйләп утырып булмый. Үзеңне тоттырмаска тиешсең. Артык хисләнгән чакларда телдән ычкынган борчак шыттыруларга үзеңнең эшләреңне дә туры китерергә кирәк. Авызым, корт чаккыры, борчакны чамаламыйчарак сибеп ташлады, ахры. Өйләнәм дип үк әйттем микәнни?

      – Юк, ташламыйм, Лена, нигә ышанмыйсың? Ну инде, нигә ташлашырга? – дидем мин, кыюланып китеп.

      – Миннән матурракларга күзең төшәр дә… Ирләрнең табигате шундый, ди бит… – Лена мөлаем гына көлеп куйды. Приколкаларын ирен арасыннан алып, чәченә кадады…

      Чынын әйтә бит кызый, минем эчтә нәрсә ятканын сизеп фикер йөртә. Менә тагын ялганларга туры килә инде. Юк, алай түгел, минем күңел бүтәннәр өчен бикле, мин әйтәм. Лена тамчы да ышанмый шикелле. Юк, ышана, дөресрәге, ышанырга тели кебек.

      – Син минем күземне бәйләдең инде, хәзер ул бүтәннәрне күрмәячәк… – Мин моны бик ышандырырлык тон белән әйттем. Битемә әз генә кызыллык йөгергәнен сиздем. Ленага беленмәсен дип курыктым. Ул мине үзенеке генә итмәкче була, фронт шартларында элемтәләрнең ничек, кайчан өзеләсен яки өзелмәсен һич тә алдан гөманлап булмый. Ул шул хәлне исәпкә алып җиткерми, әллә үзенең башка планнары бармы? Мин исә реаль уйлыйм, сугышта берни дә тотрыклы була алмый. Якын элемтәләр, туганлык мөнәсәбәтләре бик тиз чәлпәрәмә килә. Биредә бернигә дә ышанырга, таянырга мөмкин түгел. Лена ышанырга, таяныч булдырырга тырыша. Шуңа күрә миңа эчтән бер төрле уйлап, тыштан икенче төрле сөйләргә туры килә. Һич тә гаиләгә җигеләсе килми, мин шул нәрсәдән нигәдер куркам да. Кызлар белән танышканда