Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
Динә Әхәтовна сораячак бит. Альфред кушканча эшләргәме, әллә дөресен әйтеп бирергәме? Бу Альфред нәрсә эшләмәкче була? Нигә шулай әйтергә куша? Ирлек горурлыгымы, әллә дәвалауга ышанычы беткәнме? Нишләргә? Таня Динә Әхәтовнага ялганлый алмый. Альфредны тыңламаска да хакы юк. Йә тегеләй, йә болай. Нишләп аңа шулай гел ике ут арасында калырга туры килә? Моңа әллә бәхетсез характеры гаеплеме?

      Альфред тәкъдименә ышаныргамы? Ә ышанмаска нигез бармы? Ул моны уйлап эшләдеме, әллә уйнапмы? Әгәр чынлап икән, кыз Альфред сүзен тыңларга тиеш. Ул бит икесе генә белгән серне ачмаска кушты. Бер-берсенә физик яки рухи якын кешеләр арасында сер булырга тиеш. Сер булмаса, якынлык та булмый. Икенең берсе серне ачса, ул хыянәтче санала. Альфредка хыянәт итәргәме? Әгәр серне ачса, аның Танядан тәмам йөз чөерүе мөмкин. Чөнки бу хәл аның мин-минлеге, горурлыгы белән бәйләнгән. Кинәт ачудан бар мөнәсәбәтне өзеп куйса? Нервлары тәмам какшаган кешедән барын да көтәргә була. Әле холыгындагы яшьлек кискенлеге дә чыгып бетмәгән, очлы почмаклары бик күп.

      Хуш, Таня Динә Әхәтовнага дөресен дә сөйләсен, ләкин ул моны авыруга берничек тә сиздермәскә тиеш. Менә хәлдән чыгу юлы бар икән бит. Ләкин Динә Әхәтовнаның артык беркатлы булып ала торган чаклары да була. Шунда берәр сүз ычкындырмаса гына инде. Әгәр ычкындырса, Альфред сизеп алса, баш бетте дигән сүз инде. Уф! Нишләп ул шушындый икән? Гомер кыл өстендә генә тора… Кыз Альфред белән ара өзелүен теләми, чөнки аның хыяллары, өметләре шул егеткә бәйләнде, ул аңарда таяныч тапкандай булды…

      Альфредның исә үз планы бар иде – Таняга өйләнергә һәм үзенең авыруын шуның артына яшерергә. Гаилә пәрдәсе белән капларга. Кемнең ни эше бар? Тату гына ирле-хатынлы кешеләр, берсе – хәрби, икенчесе – медицина хезмәткәре. Алар арасындагы серне кем белер? Юк, беркем дә белмәс. Ә Таня моңа риза булырмы соң? Булыр, һичшиксез булыр. Бунт күтәрсә дә, фәкать берничә ел үткәч кенә күтәрер. Ә ул чакта инде Альфредның, бәлки, бу ярасы төзәлгән булыр, бәлки, бүтән берәр хәл килеп чыгар. Анда күз күрер әле. Ә хәзер гаилә корырга да эшкә урнашырга кирәк. Тик менә врачлар, хәерсезләр, үзәк нерв системасы бик нык зарарланган, тузган дип бара. Бу диагноз белән аны хәрби учёттан төшерүләре дә бик ихтимал бит! Шайтан алгыры! Менә чын бәла кайчан булачак. Гражданскида ул нишли ала? Юк дәрәҗәсенә төшә. Авызын корт чаккыры! Кая бара эшләр? Прәме ят та үл, җиргә башыңны ора-ора ела, бу бәладән беркая да кача алмыйсың.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

/9j/4AAQSkZJRgABAQEAlgCWAAD/4QA6RXhpZgAATU0AKgAAAAgAA1EQAAEAAAABAQAAAFERAAQAAAABAAAXEVESAAQAAAABAAAXEQAAAAD/2wBDAAQCAwMDAgQDAwMEBAQEBQkGBQUFBQsICAYJDQsNDQ0LDAwOEBQRDg8TDwwMEhgSExUWFxcXDhEZGxkWGhQWFxb/2wBDAQQEBAUFBQoGBgoWDwwPFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhYWFhb/wAARCAKbAfADASIAAhEBAxEB/8QAHwAAAQUBAQEBAQEAAAAAAAAAAAECAwQFBgcICQoL/8QAtRAAAgEDAwIEAwUFBAQAAAF9AQIDAAQRBRIhMUEGE1FhByJxFDKBkaEII0KxwRVS0fAkM2JyggkKFhcYGRolJicoKSo0NTY3ODk6Q0RFRkdISUpTVFVWV1hZWmNkZWZnaGlqc3R1dnd4eXqDhIWGh4iJipKTlJWWl5iZmqKjpKWmp6ipqrKztLW2t7i5usLDxMXGx8jJytLT1NXW19jZ2uHi4+Tl5ufo6er