Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
әйе, – диде Чикин, дикъкатен туплап. Аның йөзе ничектер калынаеп киткән кебек иде. – Шул 58 нче статья белән хөкем иттеләр. Аннары – Себер, тайга, тайга законы, судья, бүре, аю, прокурор, чәнечкеле тимерчыбык. Кем уйлап тапты икән ул чәнечкеле чыбыкны? Немецлардыр, мөгаен. Конвойлар урман кисәргә алып баралар, алып кайталар. Политическийларга бригадир итеп рецидивист уркаларны куйдылар. Ну алар безне ничек кенә мыскыл итмәде инде! Сөйләсәм дә ышанмассың. Беркемгә жалу биреп булмый. Безнең бригадир чын горилла кебек урка иде. Көчле, бер сукса үтерә. Минем тел бит тик тормый, каршы әйткәлим, кашыкны күзенә терим. Бер кичне болар мине чыршы ботаклары белән күмәргә тотынды. Шаярталар дип торам. Чыбык-чабыклар белән бастырып, мине аста калдырдылар. Кычкырам, тегеләр өскә авыр агачлар бастырып куйды. Чыгып булмый. Кышкы чатнама суык. Төнгә шунда калдырып кайтып киттеләр. Ботаклар астында кыймылдый да алмыйм. Аякта – бер оекбаш белән ыштыр һәм кирза ботинка. Тәмам өшедем. Иртән икенче звено килеп, мине ботак-чатаклар тоткынлыгыннан азат итте. Ну барыбер дә аякка басып булмый иде. Кар өстендә шулай кычкырып ята торгач, ат белән бүрәнә ташучы урка мине чанасына салды һәм зонага илтеп ташлады. Такта казармада яттым. Башта бик каты температура күтәрелде. Аңны җуйганмын. Менә эт җан түгел диген син мине, үлмәгәнмен. Кайсыдыр зонада бер хатын-кыз врач бар дип сөйләнделәр, ләкин аңа әйтүче дә булмаган, ахрысы. Мине бер политический карады. Минем кебек, Ленинградта туып үскән. Урманнан андыз тамыры алып кайта иде. Тирән кар, калын яфрак астында туң әллә ни күп булмаган, балта белән чокып ала икән. Шуны котелок белән кайнатып бирә, мин эчәм дә куям. Температура төште, аңыма килдем. Әмма аяк бармаклары шешеп, карала ук башлады. Һаман врачка әйтүче юк, әллә анысы әйтеп тә килмәдеме. Ничек җитешсен әллә ничә зонага бер врач. Ә атларны караучы врачлар бар иде. Политический мине бер ат врачына күрсәтте. Теге бер дә шаккатмады: «Аякларың беткән, – диде. – Яшәргә телисеңме, үләргәме?» – дип, читкә карап торды. Мин: «Яшисе килә бит», – дидем. Ул чагында нигәдер яшисе килә иде, хәзер менә яшисе килми. Ветеринар әйтте: «Аякларыңны кистерсәң, бәлки, исән калырсың, кистермәсәң – хана!» – диде. Мин риза булдым. Аның үткен балтадан гайре инструменты юк иде. Иң элек миңа бер стакан спирт эчерделәр. Ветеринар аякны чистартылган түмәр өстенә куйды да балта белән чапты. Балта ялтыравы күземә чагылып киткәнен хәтерлим, аннары берни дә белмим. Икенче аякны да шул рәвешле кискәннәр. Лазаретта уянып киттем. Әллә ничә зонага ике бүлмәдән генә торган, больница сыман нәрсә бар икән. Аякларның яралары төзәлгәндә, сугыш бетте. Сугыш бетү амнистиясенә керттеләр… – Чикинның тавышыннан сүзе беткәне аңлашылды.

      – Сугышта, бәлки, тагын да начаррак хәлгә юлыгыр идең, болай башың исән әле, – дип куйды Альфред.

      – Үлсәм әйбәтрәк буласы булган, – диде Чикин, кулын селтәп. – Мин үлдем ни, эт үлде ни – бернинди әһәмияте юк. Беркем өчен дә. Бер кешенең икенче кеше өчен бернинди мәгънәсе юк, әгәр туган-мазар булмаса, билгеле. Шулай бит?..

      – Алай