Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
климатыннанмы? Аннары иң зур тынычландыру дәлиле башыма килә: Лена өчен мин беренчесе булмадым бит. Шулай булгач, җаваплылыкның яртысы үзеннән-үзе чуттан төшә. Аңа нәрсә – берәү артык, берәү ким – барыбер түгелмени? Юк, мин мең мәртәбә хаксыз болай уйлавым белән. Бу – начар уй, культурасызлык, намуссызлык! Үзен синең иреккә куйган кыз турында ничек әшәке уйларга мөмкин? Димәк, мин үзем әшәке, беткән зат булып чыгам. Менә бит ир-ат хатын-кыз алдында нинди икейөзлегә әйләнә! Гаҗәпкә калырсың. Минем бүтән чакта болай монафикъ булганым юк, була да алмыйм. Хатын-кызлар алдында әллә нинди түбәнлекләргә төшәсең дә куясың, үзең дә сизмисең. Лена берчак шулай терсәге белән мендәргә таянды да чәчләремнән сыйпады.

      – Әллә ни уйлама, – диде ул, икенче учы белән ачык күкрәген каплап. – Мин сине жәлләдем, минем алда үзеңне түбәнсетүгә кадәр җитүең намусыма тиде. Шул сындырды, кешенең түбәнсенүен күрү түзеп булмаслык хәл бит…

      – Син бик әйбәт кеше, Лена! Байлыгыңны миннән жәлләмәдең. Рәхмәтле мин сиңа…

      – Тукта, син минем белән саубуллашасың түгелме соң? Аерылышканда гына шундый сүзләр әйтәләр.

      – Син нәрсә, Лена? Юк, һич юк… – дидем мин, ләкин әйткәннәрне кире алып булмый иде. Артыграк ачык күңеллеләнеп киткәнмен, шайтан алгыры! Үзем дә сизмәстән, күңел халәтемне әйтеп, үземне сатып ятам икән… Лена бу юлы минем сүзләргә нык әһәмият бирде, зиһене бик уяу икән. Шуннан ул торып утырды да, бик күңелсезләнеп, башын аска иде. Озак кына эндәшми торды. Аның уйлары эшли, хәрәкәт итә, моны битендәге әле яктырган, әле караңгыланып киткән шәүләләрдән чамаларга була иде.

      Лена ничектер дөрес сизгән: без шул кичтән соң бүтән очраша алмадык. Мин машиналар белән РС снарядлары илтергә алгы сызыкка киттем. Йөкләрне тиешле батареяларга тапшырдык. Көн яктырып беткән иде. Соңга калганыбызны аңлап, ачык урыннардан тизрәк элдердек. Ләкин бер урман арасында немецның ерактан ата торган туплары утына юлыктык. Нишләптер снарядлар еш төшә иде. Узып китеп өлгереп булмады, машинадан ерак түгел авыр снаряд шартлады. Мин, ул-бу булган очракта тизрәк җиргә сикерер өчен, кабина ишеген ачып куйган идем. Әмма өлгерә алмадым – бер мәлгә машина әллә кая очып киткән кебек булды, нәрсәдер кабинадан мине суырып алды, шатыр-шотыр килеп киемнәремнең эләгеп ертылган тавышы колакка керде кебек. Шуннан соң берни белмим. Кем мине җыеп алган, кем санбатка алып кайткан – барысы да билгесез. Аңга килгәндә, янымда врачлар-сестралар иде. Бу безнең санбат түгел, бүтән частьның госпитале иде…

      Аңга килеп, бераз рәтләнә башлагач, үзебезнең частька хат яздым. Озак җавап килми торды. Фронт штабына язгач кына, «Часть таратылды» дигән ике генә сүзле җавап килде. Ленага да яздым, ләкин үземнең нинди яра алуымны ул чакта аңлап һәм белеп җиткермәгән идем әле. Аңсыз көе шундый ахмаклык эшләп куйганмын. Ярый әле аңардан бер хәбәр дә килмәде. Югыйсә ярамны ничек тасвирлап язар идем икән. Каһәр суккыры! Минем яралануны әти-әни дә врачлар белән элемтәгә кереп кенә белә алды. Күпме генә кыстасалар