Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
түгел, ә шул ярлылык өчен үзен гаепле итеп санавыннан. Әйе, үзенең ниндидер гаделсез эшләре аркасында алар шулай ярлы булган шикелле тоела аңа. Моның абсурд икәнен ул җаны-тәне белән аңлый, әмма ярлыларны күрсә, шундый авыр хис кичерә. Үзен гаепле санаган кебек була. Һәркем кемдер алдында булса да гаепле, диләр. Моны ул матур сүзләр генә дип уйлап йөри иде. Түгел икән. Әллә бу яра аның күңелен артык нечкәрттеме? Нечкәрү артыкка китсә дә әйбәт түгел бит. Ялгыш тарафка алып китүе бар. Реальлекне югалту тарафына…

      V

      Динә Әхәтовна белән Таня Свияжскига килде. Биредәге психбольницада Динәнең ире Нәсих ята иде. Ул сугышның беренче көннәрендә үк утка кергән. Киев тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә эләккән. Польшаның кайсыдыр шәһәрендә, концлагерьда аны бик нык җәзалаганнар, башын төйгәннәр. Баш сөяге берничә төштән чатнап, эчкә батып кергән. Маңгаеның уң ягында сөяк бөтенләй юк, чокыр. Эчкә баткан яра эзе йөрәк тибеше ритмында селкенеп тора.

      Бу беренче килүләре генә түгел. Моннан алда да Динә Таняны үзе белән алып килгән иде. Шулай бер-берсенең кайгы-хәсрәтен уртаклашып, үзеннән-үзе якынаеп киттеләр. Динә кызны сынаган, аңардан сер яшерми, теге яки бу хәлләр хакында аның белән киңәш-табыш итә. Таняның төпле, реаль фикер йөртүче кыз икәнен аңлады ул. Аның үз иптәшләрен сатмавын, сөйләгән серләрне читкә чәчмәвен дә бәяләмичә мөмкин түгел иде.

      Пароходтан төшеп, үргә шактый озак күтәрелделәр. Менә зур гына, әллә ничә гөмбәзле кызыл кирпеч чиркәү янына килеп җиттеләр. Ихатасы чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган. Динә сакчыга ниндидер кәгазь чыгарып күрсәтте дә, аларны эчкә үткәреп җибәрделәр.

      Ярым җимерек ишектән керделәр. Шыксыз коридорның стеналарындагы штукатуркалар кубып-кубып төшкән. Кызыл кирпечләр ничектер чи яраны хәтерләтеп тора, һәм тәнгә каз тәнчекләре йөгерә иде. Динә, арырак китеп, ак халатлы, беләген сызганган, таза гәүдәле санитар белән исәнләште, иренең хәлен сорашты. Нәсихның хәле билгеле инде – ул «өметсезләр» исемлегендә иде.

      Көтү бүлмәсе дә тәнне чымырдатырлык күңелсез иде. Анда идәнгә беркетелгән, каралып, киртләнеп, пычранып беткән озын өстәл дә берничә артсыз урындык кына бар иде.

      Менә теге таза санитар Нәсихны беләгеннән тотып бүлмәгә алып керде дә өстәл янына утыртты. Аннары аңа бармак янарга кереште, янады-янады да чыгып китте. Динә алып килгән ризыкларын иренең алдына куйды. Нәсих, хатынына карап та тормастан, аларны ашык-пошык ике куллап авызына тутырырга тотынды. Күзләре тәмам акайды, ак бильярд шарлары кебек, як-якка тәгәрәшә иде. Әйтерсең азыгын алып китәрләр дип шикләнеп, кабаланып, тирә-ягына карана-карана, кемнәндер качып ашый иде. Ашавының да чик-чамасы булмады. Тәгамне туздырып, ваклап бетерде, валчыкларны җыеп авызына озата торды. Үзе, сыер кебек, бүлмәне тутырып мышный иде. Менә ризык бетте. Ул күзләрен алга төбәде, шунда Динәне, Таняны күрергә тиеш иде. Ләкин аның күргәнлеге һич сизелмәде. Нәсих капчык кебек кара киндер күлмәген күтәрде, бүксәсенә учы белән