Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
хакы юкмыни? Бар, билгеле. Ләкин башка хатын-кызлар да дошман кулы астында нинди генә газаплар кичермәде бит! Менә бу хәл Динәне үз бәласе, бәхетсезлеге белән килешергә, элеккеге ире булган затны кызганырга этәрәдер. Ул да шушы хәлгә үз ихтыяры белән төшмәгән ич. Фашистлар ерткычлыгы корбаны булган. Ничек аны исәпләмисең? Шул ук вакытта Нәсих Динәгә үз тормышын корырга комачау итеп тә тора. Хатын-кызны, гадәттә, итагать, әдәплелек кысалары бик нык тәртип-низамда тота. Аларга ул табигать тарафыннан бирелгән. Аннан болай гына котылып булмый. Җилкәңнән селкеп кенә төшерә алмыйсың. Шуңа хатын-кызның бәхете бары ирләрдән генә торуы өстәлә. Хатын-кыз – ирләр ихтыярында. Алар аны теләсә ни эшләтә ала. Табигать тә ир-атка күбрәк көч биргән. Кем көчле – шул властьлы.

      Нәсих өстәл тактасын тагын кубарып ала башлады. Таня, куркып, ишеккә таба ыргылды, санитарны алып керергә итте. Ә ул үзе кереп килә икән. Нәсих аны күрми, тактаны кадаклардан каера бирә. Санитар аның каршына килеп баскач кына, ул һушына кайткан кебек булды, тактаны кинәт ычкындырды. Иләмсез зурайган сай күзләрендә идиотларга хас мәгънәсезлек, бушлык иде. Бөтен төс-кыяфәтендә өн беткән. Аңарда кеше йөзе юк. Йөзгә бик күп нәрсәләр языла бит. Ә моңарда сәламәтлеккә хас төсмер, «язулар» бетерелгән, сызып ташланган, эчтәлексез калдырылган. Ә гәүдәсе галәмәт таза күренә. Куллары зур, көчле. Нинди нык кадакланган тактаны бер талпынуда шартлатып суырып алды.

      VI

      Коридорның теге башындагы бүлмәдә бер бала елый иде. Яшь бала түгел, алты-җиде яшьләрендә булырга тиеш. Шунда карлыккан исерек хатын-кыз тавышы һәм ишек дөбердәтү ишетелде. «Ач ишекне, ач! – дип ду кубара иде хатын. – Ач, хәзер кирәгеңне бирәм. Ачасыңмы, юкмы?..» Эчтән теге малайның еламсыраган тавышы килде: «Ишекне таба алмыйм, кайда соң ишек? Утны кабызып булмый…»

      Таня Альфредка аңлатып бирде: киоскта сыра сатучы Айша шулай төн уртасында исереп кайта. Ә малае йокыдан уяна алмый, әнә шулай йокылы-уяулы ишекне таба алмый изалана мескен. Авыру малай. Һәрчак астын юешли. Шуның өчен әнисе аны бик каты кыйный. Миңгерәүләтеп бетергән, ахрысы. Көн саен диярлек шундый хәл.

      – Бала елаган тавыш җанга тия, – дип куйды Альфред, өстәл яныннан кечкенә диванга күчеп утырып.

      – Мин дә бала елавын күтәрә алмыйм… – Таня торып басты, ачылган изүен рәтләде. – Мин ул Айша белән әллә ничә кычкырыштым, шул малайны яклап. Дарулар алып кайтып бирдем. Эчермәгән, чүплеккә аткан.

      Таня өстәл лампасын кабызды, түшәмдәгесен сүндерде һәм Альфред янына килеп утырды. Егет аны кочып алырга тиеш иде. Кызның бар төс-рәвеше шуны көтеп тора. Әмма эчтә дәрт юк шул. Акыл эшчәнлеге белән туган омтылыш ясалма һәм салкын килеп чыга. Хикмәт– хисләрдә генә. Шунсыз адәм баласы исәп-хисаплы бүкәнгә әйләнә. Альфред, ихтыярын җигеп, кызны кочагына алды. Кыз аңа туп шикелле атылды һәм кайнар беләкләре белән муеныннан кысып алды да үбәргә кереште. Куллары муенны пешерерлек кайнар, иреннәре исә тагын да утлырак тоелды. Ләкин