Бу елларда рус хөкүмәте Казан ханлыгының эчке эшләренә туктаусыз тыкшына һәм, икътисади максатлары үзгәрүгә тәңгәл рәвештә, әле бер, әле икенче фиркагә хәрби ярдәм күрсәтә. 1484 елда Казанда, Мәскәү гаскәре булышлыгына таянып, рус партиясе өстенлеккә ирешә; Гали хан тәхеттән төшерелә, һәм хан итеп Мөхәммәд Әмин игълан ителә. Ләкин уналты яшьлек хан исеменнән эш йөртүче яңа хөкүмәт булдыксыз булып чыга. Шәрык фиркасе янәдән рухланып китә, һәм хәтта рус хөкүмәте дә аны якларга кирәк таба: нәүбәттәге 1485 елда ук Мәскәү дәүләте Казанның элеккеге хөкүмәтен кайтарырга карар бирә һәм шул максат белән гаскәрен җибәрә. Мөхәммәд Әмин Казаннан китәргә мәжбүр була, тәхеткә тагын Гали хан килә. Шуннан соңгы 1486 ел турында рус елъязмалары бик каршылыклы мәгълүмат бирәләр – аларда ханнарның исемнәре буталган. Казанда 80 нче елларның уртасы ватандашлар сугышы белән узуы аермачык. Бу сугышларга рус гаскәрләре дә катнаша. Рус хөкүмәте, вазгыятьне үзенә файдалы якка үзгәртергә омтылып, Казанга еш кына гаскәрләрен
җибәрә. Фиркаләр көрәшендә әле бер тараф, әле икенчесе өскә чыга, рус чыганакларында аның кайбер вакыйгалары гына телгә алынган. 1486 елда Казандагы рус партиясе үзенең дошманнарын һәм Шәрык фиркасенең тәхет дәгъва итүчесен Мәскәүгә сөрмәкче була, ләкин Шәрык фиркасе каты каршылык күрсәтә һәм хәтта хөкүмәтне бәреп төшерә яза; Казан хөкүмәте, «саклану өчен» дип, рус гаскәрен чакыра һәм хакимиятен шуның булышлыгы белән генә ныгытуга ирешә.
1487 елның язында Казанга русларның икенче зур явы килә. Гали ханның дошман чирүен тоткарларга тырышуы уңышсыз тәмамлана – 18 майда руслар башкаланы камый башлый. Камау вакытында казаннарның гаскәрләре даими рәвештә шәһәрдән чыгып каршы һөҗүм итәләр, Галигази бәкнең арка якта калган атлы чирүе дә русларга зур зыян сала. Руслар, Галигазине тар-мар иткәннән соң гына, Казанны тыгыз кыршау белән чолгый алалар. Каланы саклаучылар арасында бердәмлек булмый, рус партиясе солых килешүе төзүне таләп итә. Герберштейн әйтүенчә, Гали ханны казаннар үзләре тәхеттән төшереп, русларга тапшыралар. 9 июль көнне шәһәр капкалары ачыла, һәм рус гаскәре Казанга керә.
Гали ханны, хатыннары, әнисе Фатыйма, энеләре Мәлик Таһир вә Ходайкол һәм сеңелләре белән бергә кулга алып, Русиягә озаталар. Тәхеткә янәдән Мөхәммәд Әминне куялар. Шәрык партиясенең күренекле әһелләре җәзалана. Рус хөкүмәте исә ханның гаиләсе белән үзе теләгәнчә эш кыла. Гали хан хатыннары белән Вологдага сөрелә. 1480 елда Русиягә хезмәткә килгән Хаҗи Гәрәй улы Хәйдәр солтан да шунда сөргендә була[51]. Фатыйма ханәш, солтаннар һәм ханәкәләр Белозерск өлкәсенә – әллә кайдагы Карголом шәһәрчегенә сөреләләр.
Гали ханның язмышы күрше мөселман мәмләкәтләрен борчуга сала. Казандагы хакимият үзгәрешенең сәүдә багланышларына зыян китерү ихтималын уйлап, Нугай билеге дә, Себер ханлыгы да Гали ханны тәхетеннән мәхрүм итүгә катгый ризасызлыкларын белдерә. Себер ханы