Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Михаил Худяков
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03896-6
Скачать книгу
җитәкчелек итәләр.

      Ибраһим хан токымының Русиядәге шәҗәрәсе:

      II бүлек

      Рус кулы астында

      (1487–1521)

      Мөхәммәд Әмин

      Мөхәммәд Әмин чит ил гаскәрләре көче белән хан тәхетенә утыртылгач, Казан ханлыгының Олуг Мөхәммәд җиңүләре белән башланып киткән иң гүзәл чоры тәмам була. Икенче чор – рус партиясе хакимлеге, чит мәмләкәткә бәйлелек дәвере башлана. Рус хөкүмәте үз максатына ирешә: Казан алынып, анда руслар теләгән тәртипләр һәм хакимият урнаштырыла. Карамзин болай яза: «Иоанн догалар укырга, чаң кагарга кушты һәм, әтисе Василий Тёмный әсир төшеп, күз яшьләре түккән Мәмәтүк патшалыгын буйсындырганы өчен, күңеле нечкәреп, күккә рәхмәтләр укыды». Җиңү хөрмәтенә Иван III «Болгар кенәзе» дигән титул ала. Казанга ясак түләп торулар бетерелә. Татар изүе астыннан чыгарга тырыша торгач, Иван III 1480 елда Сарай ханнарына бәйлелектән котылган була инде. Ул Казан ханнарына бәйлелектән дә котылу җаен эзли һәм 1487 елда бу максатына да ирешә.

      Мәскәү кенәзе Казан ханына буйсынып һәм ясак түләп торучыдан мөстәкыйль һәм бәйсез хөкемдарга әйләнә. Казан хөкүмәте ике якның да рәсми тигезлеген таный. Моннан соң инде ике хөкемдар да, хат алышканда, бер-берсен «борадәр» дип атый башлый. Хан «бөтен Русиянең бөек кенәзе борадәрем Иван Васильевичка Мөхәммәд Әмин түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип язса, бөек кенәз «борадәрем Мөхәммәд Әмин патшага бөек кенәз Иван түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип җавап биргән…

      Рус тарихчылары Иван III нең Мөхәммәд Әмингә булган йогынтысын купайтып күрсәтәләр һәм, Мөхәммәд Әминне бөек кенәзнең куштаны дип атап, ике патша арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик ягын түгел, ә хәл-әхвәлнең фактик ягын күздә тоталар. Соловьёв әйткәнчә: «Мөхәммәд Әминнең Мәскәү бөек кенәзенә булган буйсынулы хәле аларның ярлык-грамоталарында һич тә күренми. Тышкы яктан тигезлек сакланса да, Иоанның Мөхәммәд Әмингә хатлары боерык рәвешендә язылган»[53]. Һәм ул фикеренә дәлил итеп рус хөкүмәтенең ханга мондый мөрәҗәгатен искә төшерә: «Син Казанда һәм үзеңнең барлык җиреңдә һәммә кешеләреңә җиткерсәң иде…» һ. б. Ләкин мондый язу алымын без һич тә боерык дип атый алмыйбыз, биредә ул теләк булып яңгырый: Казан ханлыгында үз фәрманын белдерергә мөмкинлеге булмагач, чит ил хөкүмәте ханнан шуңа тәңгәл әмер бирүне үтенә.

      Ике хөкүмәтнең үзара акча мөнәсәбәтләре турында фикер йөрткәндә, С. М. Соловьёв тагын да зуррак төгәлсезлекләр җибәрә: «Казан олысларына Мәскәү казнасы файдасына салым салынып, аны Мәскәү чиновниклары җыя торган булган; Мөхәммәд Әмин ниндидер Фёдор Киселёвның, артык салым җыеп, Цивиль кешеләрен кыерсытуы турында бөек кенәзгә зарлана»[54]. Чынлыкта исә дипломатик хатларда Казан олысларыннан Мәскәү казнасына җыелган ниндидер салымнар турында түгел, ә тамга хакы (таможенная пошлина) турында сүз бара. Чик буендагы рус чиновниклары Нижнийда һәм Муромда казаннардан билгеләнгән бәяләргә караганда


<p>53</p>

История России. – С. 1419.

<p>54</p>

История России. – С. 1419.