Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Михаил Худяков
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03896-6
Скачать книгу
ел саклана. 1478 елның февралендә казаннар Хлыновка каршы сугыш хәрәкәте җәелдерә. Ә Иван III хөкүмәтенең нияте аны Мәскәү дәүләтенә кушу була, шуңа күрә Казанга каршы сугыш башларга сылтау табыла. С. М. Соловьёв билгеләп үткәнчә, «Иоанн Новгородны тәмам буйсындырып, коралын көнчыгышка юнәлдерергә җай чыккач кына, Казан солыхны боза»[43]. Чыннан да, сугышның нәкъ менә Новгородны җиңгәннән соң башлануында очраклылыкка ышануы кыен, шуңа күрә солыхны Казан ханы бозган дип түгел, ә үзенә җайлы вакытта сугышны рус хөкүмәте башлаган дип әйтү урынлырак булыр.

      1478 елның язында рус гаскәре Идел буйлап Казанга төшә, ләкин тиздән бернинди нәтиҗәсез кире борыла: «Көчле давыл һәм яңгыр һөҗүм итәргә комачаулый», – дип яза Соловьёв[44]. Билгеле, яу яхшы оештырылган булса, аңа бернинди давыл да, яңгыр да комачау итмәс иде. Көчле зилзилә, Иделдә хәрби көймәләрне аударып, русларны азык-төлектән мәхрүм иткән дип фаразларга мөмкин, ул очракта руслар Казанны камый алмыйча чигенгәннәрдер. Әлеге яу вакытында Нократ һәм Устюг ушкуйниклары Кама буйларында илбасарлык итә. Рус чыганакларында язылганча, хан янә бөек кенәз ихтыярындагы солыхка риза була[45], ләкин моңа С. М. Соловьёв болай өсти: «Әлеге ихтыяр тагын безгә билгесез булып кала»[46]. Уңышсыз яудан соң руслар үзләренә ниндидер аерата файдалы шартлар куйган дип уйларга нигез юк, билгеле. Шунысы гына мәгълүм: рус хөкүмәте өчен бу яу да бернинди нәтиҗәсез тәмамлана.

      Ибраһим хан 1479 елда үлә. Аның ике хатыныннан: Фатыйма ханәштән өч улы – Гали, Ходайкол һәм Мәлик Таһир, Нурсолтан ханәштән (мәрхүм Хәлил хатыныннан) ике улы – Мөхәммәд Әмин белән Габделлатыйф кала. Болардан башка аның тагын берничә кызы була. Шуларның мәшһүре – Гәүһәршад. Ибраһим үлгәч, тол калган хатыны Нурсолтан Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыга һәм Бакчасарайга китә. Казан белән Кырым арасындагы сәяси, мәдәни һәм икътисади багланышлар турында сөйләүче бу вакыйга ике арадагы элемтәләрне тагын да ныгытып җибәрә һәм, киләчәктә мөһим сәяси вакыйгалар китереп чыгарганлыктан, аның әһәмиятен икърар итмичә ярамый. Әнисе белән бергә Габделлатыйф солтан да Кырымга үги әтисе йортына китә.

      Олуг Мөхәммәд нәселеннән булган Казан ханнарының шәҗәрәсе:*

      Гали хан. Рус тарафдарларының көчәюе

      1480 елларда Казан аксөякләренең ике фиркагә бүленүе тәмам ачыклана. Габделмөэмин төркеме инде 60 нчы елларда ук Казан кешеләре арасында бердәмлек булмавын күрсәтә. Ләкин ул дәвер вакыйгаларын җентекләп тасвирларлык чыганаклар җитенкерәмәгәнлектән, без Казанда сәяси төркемнәр 1460 елларда барлыкка килгән дип өзеп әйтә алмыйбыз. 80 нче елларда бүленеш инде шактый тирәнәеп, ярылып ята башлый, ике төркемнең дә омтылышлары төгәл бер рәвеш ала. Ачыктан-ачык көрәш башлануга, 60 нчы еллардагы кебек үк, хан тәхетен бүлә алмау сәбәп була. Бер тараф Фатыйма улы Галине хан дип игълан итә, икенче тараф хан итеп Нурсолтан улы Мөхәммәд Әминне куярга тели.

      Мөхәммәд Әмин тирәсенә Русия


<p>43</p>

История России. – С. 1418.

<p>44</p>

История России. – С. 1418.

<p>45</p>

* Олуг Мөхәммәднең шәҗәрәсе төгәл бирелмәгән, ул Туктамыш белән бер нәселдән булса да, Ичкиле Хәсән улы була. – Тәрҗ.

Русский Временник. – II. – С. 142.

<p>46</p>

История России. – С. 1418.