Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Михаил Худяков
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03896-6
Скачать книгу
үзен күренекле шәхес итеп таныткан була инде. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий әсирлеккә алынган атаклы Суздаль сугышында чирү башы булып ул торган. Рус елъязмаларында Мәхмүд еш кына әтисе белән бергә искә алына, һәм хәтта Белёвтагы җиңүне дә кайбер елъязмалар, Мөхәммәд «улы Мәмәтүк белән бергә» яулаган, дип әйтәләр[25].

      Вельяминов-Зернов, Казан ханлыгын Мөхәммәд түгел, ә Мәхмүд оештырган, дип яза. Моның белән килешеп булмый. 1445 елда Олуг Мөхәммәд белән Мәхмүд Казанда түгел, Түбән Новгородта яшәгән, дип язган Вельяминов-Зерновның фикерен дөрес дип уйлаганда да, 1438–1445 елларда Урта Идел буенда мөстәкыйль татар дәүләте булган һәм аны Мөхәммәд хан оештырган, дип икърар итәргә туры килә.

      «Казан елъязмачысы» Мөхәммәднең үлеме һәм Мәхмүд ханның тәхеткә менүе хакында кеше ышанмастай хәбәрне җиткерә: «Олуг Мөхәммәд үзенең кече улы Якуб белән бергә олы улы Мәмәтүк тарафыннан суеп үтерелде». Казан ханлыгы турында язган барлык рус авторлары әлеге ялганны кабатлауны кирәк таба, һәм хәтта Вельяминов-Зернов та үзе үк «Казан елъязмачысы» ның әлеге хикәясендә күп кенә алдашуларны һәм тупас хаталарны күрсәткән хәлдә болай язды: «Олуг Мөхәммәднең үлеме турында әлеге хикәядә әйтелгән хәбәрнең дөрес булуы мөмкин. Хан белән нидер булган, чөнки ул елъязмаларда телгә алынмый башлый, аның урынын улы ала»[26]. Елъязма сәхифәләреннән Мөхәммәднең югалуын вафаты белән дә аңлатырга мөмкин. Аның өлкән кеше булуы аңлашыла: өч улы да инде атаклы яу башлары. Ә үтерелүен фараз итәр өчен бернинди дәлил дә юк. Хан улының фетнәсенә дә ышанырлык түгел. «Казан елъязмачысы» ның язу алымнарын белгәнгә, әлеге хәбәрне дә авторның янә бер ялганы дип санарга мөмкин. «Әлеге әсәр» Казан кешеләренә фанатикларча нәфрәт белән сугарылган, елъязмачы аларны явыз вәхшиләр итеп сурәтләргә һәм аларның бәхетсезлегеннән көләргә омтыла. «Казан елъязмачысы», татарларның ерткычлыгын күрсәтеп, укучыларны шаккатырыр өчен, үзе үк төрле көлке һәм кеше ышанмастай вакыйгаларны уйлап таба, чама хисен оныта. Әлеге әсәрне тарихи дип түгел, ә әдәби әсәрләрнең беллетристика өлешенә кертеп санарга кирәк. Мәхмүднең атасы белән энесен суеп үтерүе турында язганнан соң, автор «чаяннан елан калды» дип өстәп куюны кирәк таба. Хикмәт шунда ки, Якуб солтан бу заманнарда исән була, ул әле тагын берничә ел рус чыганакларында телгә алына. Шушы факт кына «Казан елъязмачысы» ның ялганына бер дәлил түгелмени?! Профессор Вельяминов-Зернов «Казан патшалыгының тарихы» («Казан елъязмачысы») турында: «Бу чыганактан бик сак файдаланырга кирәк, – дип яза. – Аңа бихисап әкият, шыттыру кергән; еллар буталган, вакыйгаларның агышы бозылган; автор, күрәсең, каләменең ни язганына игътибар итмичә, хәтеренә генә ышанып иҗат иткән»[27]. Олуг Мөхәммәднең патшалык итүе турындагы хикәят хакында ул болай ди: «Бу хикәядә бөтен нәрсә буталып беткән»[28]. Шуңа да карамастан ул, әлеге хикәягә таянып, бернинди дәлилләргә нигезләнмәгән фараз әйтергә җөрьәт итә: «Мин үз-үземә болай аңлатам: Василийны азат иткәннән соң, русларны


<p>25</p>

ПСРЛ. – Т. V. – С. 267.

<p>26</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – С. 11.

<p>27</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 6.

<p>28</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 11.