Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Михаил Худяков
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03896-6
Скачать книгу
Касыймның тәхеткә менүен сәяси үзгәрешләр көтеп, шуның нәтиҗәсендә хакимияткә килергә омтылучылар яклаган. Аннары яңа хан, тәхеткә менгән очракта, аларга бурычлы да булачак бит әле. Вельяминов-Зернов фикеренчә, Ибраһимга каршы кыерсытылган бәкләр күтәрелә[36]. Әлбәттә, яңа гына тәхеткә менгән Ибраһимның кемнәрнедер кыерсытырга өлгерүенә ышануы кыен, шулай да моңарчы тәхеттән читкә тибәрелгән көчләрнең хакимияткә омтылуы чынбарлыкка туры килә. Габделмөэмин тарафдарларының азлыгы фиркаләрнең социаль сәбәпләр аркасында түгел, ә шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә оешуына ишарә итә. Казан җәмгыятенең югары катлавындагы каршылыкларны социаль сәбәпләр белән тирән итеп аңлатырга бернинди нигез юк.

      Касыйм солтанның Казан тәхетенә дәгъвасын сылтау итеп, рус хөкүмәте ханлык эшләренә тыкшына башлый. Башта руслар бик сак эш итә, янәсе, алар тәхеткә хокукы булган Касыймны гына яклыйлар, әмма тиздән күршеләрнең чын нияте ачылып, эш сугышка барып җитә.

      Русиядә удел кенәзе булып хезмәт иткән Касыйм солтан Казан тәхетен дәгъва иткәндә, үз гаскәрләренә таяну өстенә, рус хөкүмәтеннән дә ярдәм ала. Мишәр биләмәләрендә әллә ни хәрби көче булмаганлыктан, ул Мәскәү хөкемдарыннан үз карамагына гаскәр бирүен үтенә. Рус хөкүмәте дәгъвачыга булышырга һәм шуның белән Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшынырга кирәк дип таба…

      Суздаль янындагы җиңелүдән соң шактый вакыт үткән, рус дәүләте инде ныгыган була. XV гасыр дәвамында бөек рус дәүләте инде оешып җитә. Мәркәзе Мәскәү көннән-көн көчәя. 1440 елларда без Василий Тёмныйны татар әсире итеп күрсәк, 1460 елларда Мәскәү тәхетендә инде гайрәтле хөкемдар, даһи идарәче һәм бөек рус дәүләтен оештыручы утыра. Ул, бөтен Русияне берләштереп, дөньякүләм сәясәттә үзенә лаек урын алырга омтыла. Бәхетсез Василий Тёмныйны алмаштырган Иван III хөкүмәте яңа һәм киңрәк мәйданда үзенең эшчәнлеген җәелдерә. Ул, тар-мар ителгәннән соң, яңадан ныгыган җитештерүче көчләргә таяна.

      1462 елда тәхеткә утырган Иван III нең Казан ханлыгына нисбәтле сәясәтенең агрессив булуы бик тиз беленә. Касыйм солтанга булышу – бу сәясәтнең беренче адымы: егерме ел буе Русиядә яшәгән һәм күпмедер күләмдә үз кешегә әйләнгән солтанга тәхет эләгә калса, рус хөкүмәте, күрәсең, күрше мәмләкәтнең тормышына йогынты ясарга өметләнгәндер. Шушы вакыттан Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренең яңа чоры башлана: Мөхәммәд хан заманында казаннар русларга һөҗүм итәләр; Мәхмүд хан заманында ике күршенең бер-берсенә мөнәсәбәте тигезләнеп, үзара тыныч яшиләр; Ибраһим хан килгәч, руслар һөҗүмгә күчә, һәм тагын сиксән биш елдан соң бу һөҗүм Казан ханлыгының җимерелүе белән тәмамлана…

      Рус хөкүмәтенең Казан ханлыгы эшләренә тыкшынуы әһәмиятсез тоелган тәхет дәгъваларын сылтау итсә дә, бөек мәмләкәтчел сәясәткә барып тоташуын, әлбәттә, барысы да аңлый. Нәкъ менә шушы тыкшыну ике дәүләт арасында сугыш башлануга сәбәп була. Казанга каршы беренче мәртәбә корал күтәргән руслар әлеге сугыш дәвамында уңышлы һөҗүм


<p>36</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – С. 53.