Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Михаил Худяков
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03896-6
Скачать книгу
Русиядә узган булса, Габделлатыйф исә Кырымда үсә. Табигый ки, ике туган бер-берсеннән теләк-омтылышлары белән дә, фикерләү рәвешләре белән дә аерылып торган, һәм аларның сәяси карашлары да бөтенләй төрле булып чыга. Габделлатыйф хан абыйсына караганда бик күпкә миллирәк була. Бераз Русиядә яшәп алуына да карамастан, Кырымда үскән солтан русларны бөтенләй ят итә.

      Ханнарны алмаштыруны оештырган Коләхмәд бәк Габделлатыйф хакимлеге дәверендә дәүләтнең төп эшләрен башкара. Хан яшь чакта Русия белән ике арадагы сәяси мөгамәләләр тыныч тора, ләкин аңа егерме биш яшь тулып, үзе мөстәкыйль эш йөртә башлагач, аның сәясәте ачыктан-ачык миллиләшә, Русиягә дошманлык рәвешен ала. Мондый юнәлеш рус партиясенең күңеленә ошамыйча, Казанда Габделлатыйфка каршы көчләр оеша. 1501 елның азагында Коләхмәд Мәскәүгә бара һәм русларның дәүләт әһелләре белән киңәш корып кайта. 1502 елның гыйнварында Казанга башында кенәз В. Звенигородский торган илчелек килә – ханны тәхеттән төшерәләр.

      Бу инде Казан ханлыгының эчке эшләренә ачыктан-ачык тыкшыну дигән сүз. Тарихи чыганаклар җитенкерәмәү сәбәпле, ханны тәхеттән казаннар түгел, ә рус илчеләре килеп төшерүенә сәерсенергә туры килә. Чит ил кешеләренең хан сараенда хуҗа булып йөрүенә каршы Казан халкы берни дә эшләми. Бары тик Кырым ханы гына ризасызлыгын белдерә, ләкин ул да моны хат аша гына әйтә…

      Бакчасарай хөкүмәтенең Казандагы хәлләр турында сорап язган хатына каршы Мәскәү болай җавап бирә: «Бөек кенәз аны (Габделлатыйфны) хөрмәт итеп Казан тәхетенә утыртты, ә ул аңа ялганлый башлады, бер эштә дә тәртип урнаштырмады һәм хәтта Казан җиренә дә явыз булды»[56]. Әлеге язманы шәрехләп карыйк. Габделлатыйф «бөек кенәзгә ялганлый башлады», ягъни үзара мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала торган килешү шартларын үтәми башлаган. Нинди эшләрдә «тәртип урнаштырмаган», монысы җөмләнең ахырында шуңа каршы куелган «Казан җиренә дә» дигән сүзләрдән аңлап була. Димәк, бу эшләр Казан җиренә кагылмаган, бу эшләр Казан хөкүмәте тарафыннан килешү буенча якланырга тиеш булган рус кешеләренеке, шулар гына Мәскәү хөкүмәтенең күз уңында булган. Габделлатыйф аларның эшләрендә «тәртип урнаштырмаган», ягъни Казан ханлыгында яшәүче русларның шикаятьләренә колак салмаган, алар кубызына биемәгән, Габделлатыйфның төп гаебе шунда, ул рус хөкүмәте белән килешү шартларын бозган. Ә инде «һәм хәтта Казан җиренә дә явыз булды» дигән сүзләргә килсәк, бу Казан ханлыгында Габделлатыйфка каршы төркем оешуын һәм алар өчен ханның гаярь, башбирмәс булуын аңлата. Әгәр дә без хан сәясәте белән килешмәгән кешеләрне ачыкларга теләсәк, без һич икеләнмичә Коләхмәд җитәкләгән рус фиркасен атый алабыз.

      Руслар Миңле Гәрәй ханга төгәл генә җавап бирмәсәләр дә, Кырым хөкүмәте алар язган хаттан канәгать кала, һәм ике ил арасындагы мөгамәләләр зыян күрми. Чөнки Габделлатыйф төшерелсә дә, Казан тәхетенә Кырым ханының икенче үги улы утыртыла, ягъни тәхет барыбер Кырым нәселе кулында кала.

      Мәмләкәтнең эчке эшләренә тыкшынуга


<p>56</p>

Моск. арх. Мин. ин. дел. Крымские дела. – № 2. – С. 1007; цит.: Соловьёв С. М. – С. 1420.