Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Михаил Худяков
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03896-6
Скачать книгу
арта. Ниндидер сылтау белән Мамук хан Арча бәклегенә яуга кузгала, Арчада элек-электән Казан ханына буйсынган җирле бәкләр хакимлек иткән. Коләхмәд бәк һәм дә ханның бүтән дошманнары, ханны тәхетеннән чөеп, элеккечә руска бил баглаган сәясәтне торгызу өчен, бу вакыйгадан файдаланырга ниятлиләр. Яудан Казанга әйләнеп кайталар да ханны тәхетеннән төшерелгән дип игълан итәләр һәм шәһәрнең азамат ирләрен ярдәмгә чакыралар. Шәһәр шундук ныгытыла, кирмән капкалары бикләнә – хакимият шулай хан кулыннан китә. Тәхеттән мәхрүм ителгән Мамук хан Себергә юл тота. Аңар Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге өлеше дә иярә, ә казаннар чирүе шәһәргә әйләнеп кайта.

      Шәрык фиркасенең хакимиятне Гали хан заманындагы кебек кабаттан үз кулына алырга тырышуы шулай уңышсыз тәмамлана. Хәрби кампания уңышлы башкарыла, ә менә эчке идарә өлкәсендәге эшләр шактый хилафлы булып чыга: яңа хан урнаштырган тәртипләр казаннарга яхшырак тоеласы урында, русларның баскынчылыгыннан да яманрак булып күренә.

      Коләхмәд бәк аркасында рус партиясе тантанага ирешә, яңа хөкүмәт русларга таба йөз тотарга карар бирә. Бу инде Русия белән ике арадагы килешүләрне янәдән гамәлгә кую һәм Мәскәү хөкемдары тәкъдим иткән ханнарга разый булып яшәү дигән сүз. Яңа хөкүмәт башына Коләхмәд баса. Коләхмәд бәкнең Казан ханлыгында йогынтысы бик зур була: ул ун ел дәвамында хөкүмәт башында тора һәм сәяси тормыш белән идарә итә. Өч ханны тәхеттән төшерә һәм, кылган эшләреннән күренгәнчә, гаять акыллы, хәйләкәр, көчле ихтыярлы вә бик шөһрәт сөючән зат була. Карашларының капма-каршы якка үзгәрүе аның шәхси омтылышларын принципиаль мәсьәләләрдән өстенрәк күрүе турында сөйли. Ләкин аның үз максатларына ирешә алуын һәм шул юлда кешеләрне корбан итү маһирлыгын танымыйча ярамый.

      Коләхмәд хөкүмәте Русия белән берлекне янәдән торгызырга карар итә, 1495 елгы хакимият алмаштыруның үкенечле вакыйга булуын рәсми рәвештә танып, элеккеге килешүләрне яңарту һәм Русия белән булган берлекнең какшамаслыгы турында игълан итәргә карар бирелә. Тәхеткә элеккеге нәсел кайта. Ләкин Коләхмәд һәм хөкүмәтнең башка әгъзалары Мөхәммәд Әминне түгел, ә аның энесе Габделлатыйф солтанны сайлыйлар…

      Элекке ханны тәхеттән читләштерүгә сәбәп итеп рәсми рәвештә аның шәхси сыйфатларын – деспотизмны, комсызлыкны һәм хатын-кызларга карата йөгәнсез мөнәсәбәтен атыйлар. Ләкин бу сылтау гына булган, мөгаен: хан тәхеткә унсигез яшьлек үсмер чагында менә, егерме алты яшендә инде төшерелә, шул арада табигатенең төзәлмәстәй булып тоелган мондый сыйфатларга ия булуы ышандырмый. Соңрак хан яңадан Казан тәхетенә менә, һәм аның идарәсендә кешеләрнең мондый золымнардан интегүе турында хәбәрләр тапмыйбыз. Дөрес, хан Русиядә тәрбияләнә һәм андагы тәртипләрнең аңа да йогынты ясавы ихтимал: Иван III нең деспотизмын, кенәз сараендагы купшылыкны ул күреп үсә бит. Аннары хан сараеның гадәти, ябык мохитеннән читтә, хатын-кызлар капланмаган чырай белән урамда йөргән христиан шәһәрендә яшәгән кеше буларак, Мөхәммәд