Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
Анысы да бар. Илдә чимал сатып кына ерак барып булмыйдыр ул…

      Нәфис. Һашим абый! Миңа калса, әхлак, тәрбия, аң үсеше җитешмидер инде… Менә сез акчалы чиновникларның властька, депутатлыкка омтылуларына ничек карыйсыз? Гәрчә аларның теге яки бу гөнаһларына карамастан…

      Һашим. Начар дип уйлыйм. Гомумән, мондый яман чир халыкта, байлар белән ярлылар арасында ризасызлык тудыра. Минемчә, депутатлыкка кандидат кешене регистрациягә алганчы, иң башта медкомиссия аша аның психикасын, акыл камиллеген, сәләтен белергә кирәк. Мандат тикшерүен җентекләп уздырырга. Ул нинди кеше? Үткәне ничек? Ул депутат булып эшли аламы? Криминаль группаларда булмаганмы?

      Нәфис. Аның өчен махсус закон кирәк бит.

      Һашим. Думада шул законны алар үзләре чыгарырга тиеш. Президент чыгарырга.

      Нәфис. Шулай булмаганда?

      Һашим. Аннары дәүләт җитәкчелегендә дә үз мафиясе чәчәк атачак.

      Нәфис (үз-үзенә). Инде атмый микән ул?.. (Пауза.) Һашим абый! Менә без, кайчан да булса, үз дәүләтебезгә ирешә алырбызмы икән?

      Һашим. Мөстәкыйльлеккә омтылыш, аңа әзерлек эшләре алып бару киләчәк өчен кирәктер дип уйлыйм. Шулай да… Ярар, суверенитетка карап хезмәт хаклары вакытында түләндеме? Пенсияләр вакытында бирелдеме? Юк. Суверенитетка карап караклык, бандитизм кимедеме? Эчүчелек, наркомания кимедеме? Юк. Чикләнгән телебез үстеме? Без барыбер кемгә булса да сатылабыз…

      Нәфис. Бу сатылудан, яраклашудан котылып булмыймы? Кайчан да кайчан без кулыбызга эләккән балыкны кире җибәрүдән туктарбыз?!

      Һашим. Өстән әмерне кем ничек бирә бит? Милләтләргә тигез караш тудырылса, бәлки… Вакыт күпме инде?

      Нәфис. Унберенче ярты.

      Һашим. Миңа да кайтыр вакыт җиткән. Хәзер бергә китәрбез, машинаны тегендәрәк, яр читендә калдырган идем…

      Һашим белән Нәфис җыенып китәләр, пәрдә ябыла.

      Бишенче күренеш

      Район хакимияте башлыгы үз бүлмәсендә сайлау алды уңаеннан хуҗалык җитәкчеләренә күрсәтмәләрен җиткерә. Рәсим Юлаевич өстәл артында урынбасары Сибгатуллин белән янәшә утырган. Сәхнә читендәге урындыкларда хуҗалык рәисләре дә бар. Бер читтәрәк район газетасы мөхәррире Нәфис тә кулына блокнотын тотып утырган.

      Тукбаев (басып). Җәмәгать! Мин бу чыгышка өч көн әзерләндем, репетиция ясадым… Әгәр дә кем дә кем бу сайлауларда Эльс Елесевка каршы тавыш бирә, димәк, ул кеше безнең Байтирәк районын яратмый. Безнең район – ил масштабында бер бөртек кенә. Шуңа да карамастан безгә йөзебезне кызартырга ярамый, әйткәнне үтәргә кирәк. Өстә безнең район өчен тырышалармы? Тырышалар. Акчасын бирәләрме? Бирәләр. Министрлыклардан да, экология фондыннан да, тегеннән дә, моннан да. Безне бер җирдән дә борып кайтармыйлар. Моны сезгә аңларга кирәк. Минем берегезгә дә каршы килгәнем булмады. Ә сез узган сайлауларда миңа каршы килдегез. Моңарчы булган аракы чиратларын, бер кап чәйне икегә бүлгән көннәрне онытсагыз, коммунистлардан Югановны сайлагыз… Үзгәртеп кору вакытында кем начар яши башлады? Аңлагыз… Чәчәк апа тик ятмый, ул – коммунистлар партиясенең ышанычлы вәкиле. Узган сайлауларда монда утырган