Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
дә файда кала. Әле узган атнада гына бер миллион алдык. Ә син, Ярми Хәмитович, безнең «Чишмәлек»тә сыйланган кунагың турында: «Ашаган хисабын үзенә илтеп бирәм», – дигәнсең. Күрәсезме? Ну, настолько серые люди… Кунак килгән, аннан күп нәрсә тора, ә ул?.. Тәгәрмәч майламыйча гына бармый. Майлый да, юмалый да, әзрәк алдый да белергә кирәк… Ник эшләмибез, Ярми Хәмитович? Минем акырганны көтәсезме? Бик матур минем тавыш… Миңа өстәгеләрнең һәр имзасын, печатьле кәгазен алыр өчен бер пот тоз ашарга кирәк…

      Нәфис (үз-үзенә). Әйе, акчасы булган кешегә бар. Миллионнар белән эш иткән монополист-чиновникларда да нәрсә генә юк. Үзара акчаларын бүлешеп туя алмыйлар…

      Тукбаев. Мөмкинлекләр зур, аеруча безнең районда. Рәхмәт демократиягә!.. (Йөренә, мөхәррир Нәфискә текәлеп кала.) Нәфис абый! Син «бөек» редактор, ничек кенә акыллы булма, «коммунизм»да синең бернәрсәң дә юк иде. Не имел. Үзгәртеп кору килгәч, сиңа Байтирәктә яңа фатир бирелде. Редакциягә машинасын бирергә торабыз. Рәхәтләнеп яшисең, «глава»ны да, теләсә кемне тәнкыйтьли аласың. Менә нәрсә ул демократия! Сиңа, Нәфис абый, коммунистлар чорында хәзерге кебек яшәргә ирек бирмәсләр иде. Сине бик тиз урыныңа утыртырлар иде, нибары унике сәгать вакыт бирерләр иде. Һәм син районнан йөгерә-йөгерә чыгып китәр идең. Котылдым болардан, дип. Андыйлар күп булды. Кто против района работал, ему 12 часов времени дали, он уходил бегом из района… Син безгә каршы эшлисең. Газетаңда Шәмсиев мәкаләсен ник бастырдың? Ул мәкалә демократик сайлауларга каршы язылган. Имеш, сайланачак президент яшь, белемле, акыллы булырга тиеш. Имеш, бу президент пенсионерларның кассага салган акчаларын юкка чыгарды. Имеш, Елесев, ил экономикасын күтәрмәсәм, рельска ятам, дигән, алдашкан… Ну, шундый җаваплы чорда мондый мәкаләне кем бастыра? Кая демократияне яклаган мәкаләң?.. Мин сине кисәттем, тагын да кисәтәм. Безнең партиягә эшләмәсәң, кит бар, тотмыйм…

      Сибгатуллин (Тукбаев сүзен хуплап). Нәфис абый! Шушы яшькә җитеп, сиңа акыл утыртырга вакыт инде. Синең ул өч тиенлек мәкаләң кемгә кирәк иде? Син Шәмсиев мәкаләсен газетаңда бастырып, безгә дә, үзеңә дә зыян иттең. Мин ул карт корреспондентны яхшы беләм, күптәннән языша. Аңа ничек тә ярый. Аның инде башындагы «шөрепләре» бушаган. Шизофреник бит ул…

      Нәфис. Анысын белмим, Фаил Минһаҗевич, корреспондент язмасы аша авторга диагноз куярга табиблык белгечлегем юк…

      Сибгатуллин. Ну син, Нәфис абый, сүзеңне йөз сиксән градуска борасың да куясың. Алай булмый бит инде, сәясәт уен түгел. Рәсим Юлаевич белеп әйтә, уйла!..

      Тукбаев (Нәфискә дә ишарәләп). Фаил Минһаҗевич! Әгәр дә безнең район өчен кем эшләргә теләми, тот должен открыть другую газету. «Байтирәк хәбәрләре»н түгел, бүтән газетаны, башка исем табып чыгарсыннар. Бүтән җирдән финанслана торган. Нәфис абый безнең машинага утырып йөрергә җыенмасын. Бу – минем соңгы сүзем. Газета – безнеке, газетага без язасы килгән әйберне генә язабыз. Кем теләми, икенче газета ачыгыз. Башканы, Югановныкын, аның партиясенекен. Пусть ул «Социалистический» или