Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
Дөрес, пенсионерларны бизнесменнар белән чагыштырып булмый. Бизнесмен «Жигули»да барса, пенсионер «Запорожец»та элдертә, бизнесмен «Мерседес»та барса, тегесе ««Жигули»да тәгәри. Менә шулай, егетләр, тигезләп булмый… Халык белән сөйләшә белик!.. (Пауза.) Менә мин, Алия Тутаевна, сайлауда бюллетень кәгазен алгач, име, кабинага кермим, туры урнага ташлыйм. Нигә кирәк ул? Кем керә, я так буду думать: «Әнә моны эчендәге «еланнары» кытыклый, аларны кабинага чакырды», – дип. Аңладыңмы, Алия Тутаевна? Сез керәсезме кабинага, әллә кермисезме?

      Алия, итәгенә ут капкандай, тизрәк җавабын бирергә ашыга.

      Алия. Аллам сакласын! Юк, кермим, Рәсим Юлаевич. Нигә анда кереп торырга? Хаҗәте юк аның… Сез бик белеп әйтәсез, сүзләрегез алтынга тиң… Юк, мин кабинага кереп тормыйм.

      Тукбаев. Менә рәхмәт… Әле син кермәү генә әйбәт түгел ул, сезнең белән бер кеше дә кермәсә, ул чагында безнең район күрсәткечләре яшел чыгар…

      Тукбаев фикерләре белән килешмәгән урынбасар Фаил Минһаҗевичның чырае сытыла.

      Фаил. Сайлау алай булмый бит инде ул, Рәсим Юлаевич…

      Тукбаев. Юк, Фаил Минһаҗевич, менә син кара әле. Анда, өстәлләр артында, егерме кеше утыра. Әйе, менә мин кабинага кереп тормыйм. Исбатлар өчен, бюллетеньне алам да бөтен кеше алдында теге коммунистны сызып куям да урнага ташлыйм. (Карашын калганнарга күчерә.) Кем шикләнә, шул кабинага керә. Шуңа күрә өченче числода ачык уен уйнаячакбыз, телевизордан карап, күзәтеп торачакбыз. Кем керде, кем кермәде? Кергән кешегә сорау билгесе, зур тамга куела… Әнә «великий» редактор керсен…

      Нәфис. Рәхмәт хөрмәтегез өчен, бу кадәрле тырышлыкларыгыз бушка китмәс инде…

      Тукбаев. Наил Минһаҗевич! Сайлауларда чтобы Эльс Елесев прошёл… (Җитәкчеләргә.) Районда мы пока творим. Шулай булгач, әгәр сәяси корбаннар буласыгыз килмәсә уйлагыз… Халыкка матур итеп аңлатыгыз. Монда мин кычкырган кебек түгел. Аларны эштән алам дип тә куркытып булмый… Аңлаган кешегә аңларлык булгандыр… Аннары, Фаил Минһаҗевич, акча мәсьәләсен карап бетер. Службаларга чык. Сайлау технологиясен аңлат, информация плакатларын кара, дежур булдыр. Хокук саклау органнарына чык! Һәркем үз урынында булсын!.. (Җитәкчеләргә.) Җәмәгать! Мин сөйләгәннәр аңлаган кешегә аңларлык булгандыр. Соңгы сүзем шул: сайлауларны на уровне уздырыйк, минем сүзем бетте.

      Тукбаев һәм Сибгатуллин сәхнәдән чыга, сәхнә ябыла.

      Пәрдә.

      Алтынчы күренеш

      Нәфис шәһәр фатирында. Йокыдан торып, диванда утыра. Кәефсез. Кайтып кергән хатыны аңа гаҗәпсенеп кала.

      Сәрия. Сиңа нәрсә булды? Балтасы суга төшкән кеше кебек утырасың.

      Нәфис. Соңгы вакытларда начар йоклыйм. Әллә янымда син булмаганга, әллә Байтирәктәге щитовой йортның ДСП плиталарыннан аңкыган фенол исләре башны әйләндерә? Куркып-куркып уянам. Яман төшләр күрәм.

      Сәрия. Төшеңә кемнәр керә? Уеңнан чыкмаган хатыннарыңмы?

      Нәфис. Синең һаман шул инде. Көнләшү. Булмаганны…

      Сәрия. Төшеңә