Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
Ә инде җир башка милеккә – фермерларга күчсә, ул аңа әйтә: «Синең ни эшең бар миндә? – ди. – Күл – минеке, чишмә, урман – минеке. Мин – хуҗа! Мин теләсә нишләрмен, монда килеп нәрсәгә тыгыласың?» Хәзер районның роле кими. Аннары җир хуҗалары депутатлыкка да үз кандидатурасын гына сайлый, өстән кушып сайланган курчак депутатлар белән исәпләшми. Ул: «Миңа үз мәнфәгатьләремне яклый ала торган юрист, экономист депутат кирәк», – ди. (Пауза.) Менә сез аңлатып бирегез миңа, районны бүлү нигә кирәк иде?

      Нәфис. Минемчә, ГКЧПдан соң, эшсез калган аерым партократларга, район оештырып, янәдән түрә кәнәфиен биләү өчен. Алар, халык исеменнән дигән булып, республика җитәкчеләренә хатлар язып мөрәҗәгать иттеләр. Район оештыру форсатыннан файдаланып, властька ия булу һәм баеп калу ниятеннән.

      Һашим. Шул шул менә. Социализм, Совет власте вакытында кирәк иде толкач, өреп торучы. Партия кушканны эшләргә! Аны тормышка ашыру өчен кирәк иде райком. Хәзер фермерларга толкач кирәкми. Мин – аерым хуҗалык, ди ул. Район хуҗасы миңа нәрсә дип әйтә ала? Аның минем бакчамда ни эше бар? Димәк, без моңа кереп китәбез икән, район нинди хәлдә калып бетә… Элекке земство, өяз күләмендәге белгечләр авыл халкына ярдәм иткәннәр. Районнарның вазифасы җитәкче түгел, ярдәмче генә булып калачак. Мәсәлән, губерна земствосында тору өчен, кимендә аның ун мең акчасы, байлыгы булырга тиеш булган. Акчалыны сайлаганнар, сине, мине түгел…

      Нәфис (елмаеп). Бүген дә акчасызларга депутатлыкка узу кыен. Ул кемгә кирәк? Акчага, байлыкка ирешү өчен, революция дә ясала… Акча – төп инструмент…

      Һашим. Безнең заманда җиде кат тирен түгеп эшләүчегә, мул уңыш алучыга орден да, атказанган исеме дә тәтеми иде.

      Нәфис. Сезгә тәтегән бит, Ленин орденын биргәннәр.

      Һашим. Миңа ул Ленин орденын оятларына көч килгәч кенә бирделәр… Мин колхоз милкен үзләштермәгәч, турысын әйтә алдым. Ә менә райкомга ярарга тырышкан җитәкчеләр, гаепле булганнары дәшмәделәр. Тормышта шулай бит ул: әгәр кешенең гаебе бар икән, ул ялагайлана, гаебен төртеп әйттерәселәре килми. Ялагайлар – барысы да гаепле. Алар нәрсәнедер үзләштергәннәр. Кемнәндер нәрсәдер алганнар… Әйтик, берәүнең колхозы муеннан бурычта утыра, ә ул прокурор малаен күмәк хуҗалык җилкәсенә атландырып укырга җибәрә.

      Нәфис. Сезнең чорда да булдымы шундый хәлләр?

      Һашим. Булды.

      Нәфис. Ул вакытта сезнең «миллионер» хуҗалык кассасындагы акчаларга «һөҗүм» ясарга тырышмадылармы соң? Акчаларны башка максатларга куллану өчен.

      Һашим. Булды. Бирмәдем.

      Нәфис. Ә сез рәислектән киткәч?..

      Һашим. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Идрис Юнысовка, хәзер ул – «Үзән» совхозында директор, районда йорт җиткерергә дип, өч йөз мең алдылар, кире түләү шарты белән. Тик бер тиен дә түләмәделәр.

      Нәфис. Талау ысулы башланган инде. Сездән соң килгән колхоз рәисе акчаларны барыбер таратып бетерде, хет, үзегез эшләгәндә, бер тиенгә тир түккәннәргә тиешле хезмәт хакы түлисегез калган. Сезгә артык кысмырланмаска да кирәк булгандыр.

      Һашим. Булгандыр инде. Аның