Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухаммадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02432-7
Скачать книгу
мөселман халыкларына мөнәсәбәте яхшы якка үзгәргән тәкъдирдә, территориаль автономияләр таләп итүгә ихтыяҗ калмаячак.

      – Россия унитар парламентка ия халык республикасы булырга тиешле.

      – Мөселман халыкларының милли-культура автономиясенә хокуклары Россиянең Конституциясендә урын алган.

      Әмин Рәсүл-задә: Христиан дип аталган милләт булмаган кебек, бер милләтнең дә аты мөселман була алмас. Без – бөек төрки милләт балалары. Әмма, шуның белән бергә, Идел буе татарларының, төркестанлыларның, казах-кыргызларның, азәрбайҗанлыларның – һәркайсының үзенә генә хас милли үзенчәлекләре, үз әдәбиятлары бар. Бу үзгәлек белән исәпләшмәү мөмкин түгел, аннан һичкем отмас. Елгаларның үз ярларыннан чыкмый гына акканы хәерле. Төркилек дигән диңгез бар – шул диңгез үзләрен берләштереп торыр…

      Зәки Вәлиди – минем күптәнге танышым. Үзен Оренбурда дип ишетеп белә идем. Хак икән. Оренбург суы килешкән үзенә – калынаеп киткән. Аның мөхтәрәм зат булып җитлегүенә чиксез куандым.

      Зәки Вәлиди: Мин дә җир йөзендә мөселман дип аталган халык бар дип белмим. Мөселман дине тоткан халыкларның тел вә мәдәният берлегенә омтылуы – гайре табигый күренеш. Чөнки моңарга административ юл белән ирешү мөмкин булмаячак һәм соң чиктә андый бергәлеккә ихтыяҗ да күрмимен… Гомумән, үз милләтен үзгәртергә, башка милләткә күчкән яисә күчәргә әзер кешеләрне мин җәмгыятьнең иң тотрыксыз һәм ышанычсыз әгъзалары дип беләм… Ата-ананы сайлап алу хокукы булмаганы кебек, адәми зат ана теленнән һәм үз милләтеннән дә ваз кичә алмый…

      Һади Максуди: Россиянең эчке дәүләт төзелеше турында фикерләрне белү теләге илә без 200 сораулык тараткан идек. Алынган җавапларның 150 сендә милли-культура автономиясе төзү кирәклеге куела, 34 ендә федерация таләп ителә, 16 иптәш бердәм-парламентар республика төзелүен кулай күрә…

      Фатих Кәрими: Төркилекнең туган җире – Төркестан. Төркиләрнең бу бишеге безнең кулда калдырылырга тиеш. Әгәр дә мәгәр без милләтебез сафлыгын, телебез, гореф-гадәтләребез сафлыгын кадерле күрәбез икән, ул очракта үзебезгә федератив дәүләтчелек таләп итәргә тиешбез… Федерация булмаган тәкъдирдә, Төркестанга күпләп-күпләп руслар киләчәк. Ул очракта инде Төркестанны Тамбов губернасыннан аеру җиңел булмастыр, – дип уйлыйм…

      Фатыйма Коләхмәтова: Федерацияне кайберәүләр без – хатын-кызлар өчен оҗмах булачак дип кенә әйтмәделәр. Әмма ул оҗмах дигәнегез тәмуг булмагае дип шикләнәм. Шуңа күрә дә мин, төрки хатын-кызларның азатлыгы өчен көрәшүче буларак, федерация дигәнегезгә каршы тавыш бирәчәкмен. (Бу ханым авызы ни дигәнен колагы белән ишетмәде кебек. Аңлашылды: күренергә менгән, үзен күрсәтергә. Хатын-кыз буларак, сөбханалла икән үзе.)

      Абдулла Сөләймани (Эчке Россия мөселманнарының диния нәзарәте исеменнән): Әгәр дә мәгәр без автономияләргә бүленеп бетсәк, рухи вә дини бәйләнешләребезгә зыян киләчәк дип әйтүчеләр булды. Дин-ислам әһеле буларак искәртәм: рухи вә дини бәйләнеш –