Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
синдәге әшәке тел, кем кыз! Җиде елан угыннан әвәләнгәндер. Чишен, Гөлҗиһан. Оялма, синең белән безнең арага пәрдә корылыр, күз пәрдәсе. Миңсылу, бакыр кәндигә балчык сос!

      – Һай, моның бүрәнә ботына ярты күл сазы кирәк! Хәтерлисеңме, җиңги, бер хатын килде, бөтен тәнен чуан чуарлаган иде. Син аны әллә ниткән үлән сулары белән коендырдың.

      – Канлы үлән төнәтмәсен әйтәсеңдер, кем кыз.

      – Тагын нәрсәдер эчердең әле, җиңги.

      – Әчеткән колмактыр, кем кыз. Балчык берсәк төерле, Миңсылу!

      – Ул катын, шакшыдан чистарынгач, рәхмәт тә әйтмәде сиңа, җиңги. Соңыннан эт төсле ырылдады, әйеме?

      – Балчык берсәк төерле, дим, кем кыз! Иренеп кенә изгәнсең.

      – Коймак пешермисең әле, җиңги.

      – Төннекнең чүпрәген ал, кызу, – диде карчык, ә каенсеңел һаман аны ирештерде.

      – Сине «ана керпе» дип мыскыллады бит, чәчби. Кушаматы дөрес инде анысы, энәләрең каты чәнчә.

      Беренче уч балчыкны ул чәчен аралап хатынның баш түбәсенә чәпәде. Кулы җитез иде, тиз эшләде. Каенанасы яшь киленнән текмәдән корылган тавык сарае сылаткан иде. Иртәгәсен балчык ярылып коелды. «Сыер тизәге белән салам кушмагансың икән, – дигән иде мәрхүмә. – Заретдин үтерә, килен!» Бу аңа онытылмаслык сабак иде. Әгәр шушы ят туфракка берегеп калыйм дисәң, мондагы гореф-гадәтләргә төшен, эшнең җаен-тәртибен өйрән икән. Гамбәр өзгән һәр үләннең, һәр яфракның исемен отты, соңра алар китап рәвешендә күңелгә теркәлде… Ач та укы гына!

      – Кем кыз, ләгәнне кырынайт әле.

      – Бәс, бу катын балчык чүмәләсенә әйләнде ич инде, җиңги!

      – Тиресе чемердәп тартылгач, җылымса су белән коендырырбыз, – дип, белекче бусагага чүмәште дә үзе дә танымаган калтыравык тавыш белән: – Керп-е-еме? – диде. – Аның да энәләрен чүплилә-әр. Көндез сукырая, мескенем, төнлә күзе ачыла. Качмаса – корбан, ябалак аулый. Минем дә җаныма ерткыч бәндәләр тырнагын батырды, вәләкин җиңдермәдем. Ярасы гына әл дә каный, ярасы гына… Син кем, Миңсылу! – Зәгыйфь тавыш кисәк кенә тимер кебек чыңлады. – Кырып-чистартып, ләгәнне келәткә – ару җиргәрәк куй!

      – Хәзер, җиңги, хәзер! Баягы фикеремне очлыймсана инде!

      – Синең фикер миңа ниемә, кем кыз!

      – Берәр эшкә ярар, җиңги. Бу саз бакасы, ипләнгәч, – Миңсылу салам өстендә изрәгән хатынга ымлады, – туже теге чәчби кебек ырылдар, җиңги. Алларыңа тезләнеп рәхмәт яудырыр мәллә?

      – Телеңә кайсы чиләкне элим, кем кыз? Зурысынмы, кечтегенме?

      – Бәй, миннән – әйтү, синнән – ишетү, җиңги!

      Хәрәкәтсез утырган «балчык өеме» ннән дә өн чыкты:

      – Нишләп миңа Ходай җиңелрәк чир бирмәде икән, Гамбәр әби?

      Гүя зилзилә аны урыныннан куптарып күккә чөйде, аннары ул карчыгага әверелде һәм, канатын шапылдатып, дошманын тәпәләргә җыенгандай, кире аска атылды. «Кемдер нәселегездә хәрәмнән күбенергә тиеш иде!» Ләкин нәфрәт утыннан канат очы көеп, «карчыга» хәлсезләнде. Ярамый, артык явызланырга ярамый! Гомернең хисап дәфтәрендә язылган кайбер битләрне ертсаң, бәлкем, күршеләрнең җәбер-золымы хәтердән җуелыр иде. Битләре кыягаз гына түгел шул,