Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Набира Гиматдинова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03771-6
Скачать книгу
Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның:

      – Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! – дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән кебек иде.

      Әтисе «аудан» иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып:

      – Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? – диде.

      – Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. – Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. – Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды?

      – Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел!

      – Синең эшеңме, Сәмигулла?

      – Авызыңны яп, ана бытбылдык!

      – Шырпы сызган кулың корыр, җаһил!

      Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты.

      – Тимә!

      – Монысы да анасы яклы! Кара син бу чәчбиләрне! Кара син! Ыштубы да сүзләрне берләштерик: мин – урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! – Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: – Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, – диде.

      – Ничекләр яшәрбез? Авыл, безгә бармак төртеп, «Әнә кеше яндыручылар!» дигәндә нишләрбез, и Аллам?! – дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде.

      Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде…

      …Тук-тук. Тук-тук… Урманга ишек уйганнармыни, «ачыгыз, ач» дигәндәй, кызыл бүрекле тукран тукылдата. Уз, кошкаем, уз! Гөлҗиһан да рөхсәтсез-нисез генә яшеллек иленә керде. Әмма ул синең кебек монда иркенләп «оча» алмас. Болай да көчкә-көчкә сөйрәлгәндә, балачак хатирәләре тагылып, гәүдәсе тагын да авырая шул. Ичмасам, күңелле хатирәләр булса икән! Ичмасам, искә төшкән саен йөрәк җылынса икән! Еллар җиде төенгә бәйләгән кара төенчекне бүген карчык чишми дисең мәллә? Чишә, бик чишә! Чөнки Гөлҗиһан кайтып аның дөньясын актарды. И язмыш!

      Хатын тар юлда машина тәгәрмәче эзен абайлагач, тагын да дәртләнеп алга «йөгерде». Их, тимер таккан аяклар белән узышып башта йөрәк «чаба» иде шул. Минап абзый адашып туктаган урын шушы тирәдә микән әллә? Нигә бу агач-куак игезәкләр сыман бер-берсенә охшаган икән соң?

      Тук-тук… Тук-тук… Бәйләнмәсәнә, тукран! Эшеңне эшлә!

      Юл икегә тармакланды. Әлсерәгән хатын кайсысына борылырга да белмәде. Уң җәптәгесе яктырак иде, димәк, анда агачлар сирәгәя. Яктылык һәрвакыт адәм баласын үзенә тарта: Гөлҗиһан да шунда таба теркелдәде. Барды-барды, ә беләзегендәге алтын сәгате ашыга-ашыга вакыт санады. Карчык самавыр кайнатырга нарат күркәсе көтәдер… Бәлки, көтмидер. Бәлки, аңа артык кашык кунакның югалуы хәерлерәктер.

      Хатын арып-талып имәнгә аркасын терәде. Уф, авыз кипте, тел аңкавына ябышты. Алдында тау-тау кырмыска чүмәләсе иде. Ул сусыл имән яфрагы өзеп түмгәк өстенә җәйде. Оясындагы ят әйбергә йөзләгән сакчы бөҗәк «һөҗүм» итте: «дошманы» на әчкелтем кислота